Тарихы

Авылга 1907−1909 елларда Бикәсаз авылы (хәзер Сарман районында) кешеләре нигез сала. Беренче исеме – Яңа Бикәсаз.

1914 елда мәчет ачыла (1934 елда ябыла).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Кәшер авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Иркен юл” колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Ризаэтдинов).

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.

Халык саны

1913 елда – 41,
1926 елда – 104,
1938 елда – 462,
1949 елда – 461,
1958 елда – 387,
1970 елда – 309,
1979 елда – 268,
1989 елда. – 113,
2002 елда – 156,
2010 елда – 166,
2015 елда – 93 кеше (татарлар).