Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче чирегендә кенәз Г.Л.Дадиани тарафыннан нигез салына, Нижгар өязе крепостной крәстияннәре (мордвалар) китерелә. Революциягә кадәрге чыганакларда Баграч исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөздән − Г.Г.Дадиани һәм варислары, XIX йөз башыннан − Ф.Н.Кандалинцев, 1834 елдан И.Г.Рюмин һәм варислары карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чана ясау һәм чабата үрү кәсепчелеге таралган була.

1783 ел тирәсендә Изге Николай Чудотворец исеменә агач чиркәү төзелә, 1853 елда янып китә, 1854 елда вакытлы чиркәү салына.

1865 елда Изге Николай Чудотворец чиркәве төзелә (1930 елларда чаң манарасы җимерелә, гөмбәз төшерелә, хәзер тузган халәттә).

1850 еллар башына кадәр авылда Рюминнар утарында нечкә йонлы сарык заводы эшли.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1870 елдан), су тегермәне, 3 бакалея һәм шәраб кибете (1905 елдан), икмәк саклау һәм сату кибете, җомга саен базар (1896 елдан) эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1767,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Троицк-Йосыф волостена керә. 1920 елданТАССРның Минзәлә кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Баграж-Никольский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында авылда Аргы Ивановка авылы белән бергә Будённый исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елда зурайтылган “Заря” колхозы составына керә (үзәк − Аргы Ивановка авылында), соңыннан “Заря” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә кырчылык, сарыкчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 152,
1795 елда – 235 ир заты;
1859 елда – 797,
1870 елда – 837,
1897 елда – 1296,
1920 елда – 1125,
1926 елда – 706,
1938 елда – 686,
1949 елда – 604,
1958 елда – 423,
1970 елда – 348,
1979 елда – 248,
1989 елда – 105,
2002 елда – 85,
2010 елда – 62,
2015 елда – 81 кеше (руслар).