Тарихы

1872 елда, суднолар ремонтлау остаханәләре оешканда, поселок буларак нигез салына, 1940 елга кадәр Дербёшка Затоны дип атала.

XIX йөз ахырында православие гыйбадәт йорты, тимерче алачыгы, слесарьлык остаханәсе, ашлык киптергеч, 2 кибет эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елга кадәр ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан Актаныш районында. 1940 елның 26 апреленнән – шәһәр тибындагы поселок. 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

1970 елларда Түбән Кама сусаклагычы астында калган зона чигенә керә.

1998 елның 18 июнендә торак пунктлар исемлегеннән сызыла.

Мәдәният

Поселок янында Пьянобор һәм Чиялек культураларына караган дүрт археология истәлеге табыла.

Халык саны

1896 елда – 588,
1926 елда – 180,
1938 елда – 546,
1949 елда – 2938,
1958 елда – 3470,
1970 елда – 2604,
1979 елда – 1110,
1989 елда – 800 кеше.
1995 елдан даими яшәүчеләр юк.