Эчтәлек

1928 елның 30 сентябре, Украина ССРның Каменец-Подольск өлкәсе, Шепетовка районы Судилково авылы— 1995 елның 1 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1959).

1961–1989 елларда Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында эш урынында имгәнә һәм гомерлек гарип булып кала.

Повесть һәм хикәяләр кергән «Текә юл» («Крутая дорога», 1971), «Юллар чатында» («Развилок», 1978), «Озын җәй» («Долгое лето», 1983), «Тәгәрмәч» («Колесо», 1987), «Дөньяда могҗиза күпме?» («Сколько чудес на свете?», 1990) һ.б. җыентыклар авторы. Аның геройлары — замандашлары, катлаулы язмышлы кешеләр, алар тыйнак, максатчан, гражданлык бурычына тугрылар.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. К., 1986;

Винокуров И. Свет души // Совет­ская Татария. 1987. 9 авг.