Эчтәлек

XIX йөз башында диалектологиядән аерып чыгарыла, ареаль лингвистика белән тыгыз бәйләнештә. Лингвистик география теориясенең нигезендә диалект (җирле сөйләш) аермасы турындагы төшенчә ята. Ул аерым диалект системаларында аларга гына хас рәвештә чагылыш таба һәм диалект теле төрләре катлаулы системасының бер өлеше булып тора; барлык тел өчен гомуми һәм шулай ук аерым сөйләшләргә һәм диалектларга гына хас булган аерым элементларны да үз эченә ала.

Татар тел белемендә лингвистик география тарихы 1940 еллар ахырында башлана. Бу елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре татар телендәге диалект үзенчәлекләренең территориаль таралышын өйрәнә башлый. Алар тарафыннан җыелган материалларга нигезләнеп, 1948–1950 елларда Л.Җ.Җәләй җитәкчелегендә «Татарстанның диалектологик картасы» төзелә.

1950 еллар ахырында институтта Л.Т.Мәхмүтова җитәкчелегендә диалектологлар төркеме оеша. Бердәм Программа нигезендә барлык татар сөйләшләренең төп үзенчәлекләре тикшерелә (1959), территорияләрнең аерым квадратлары буенча микроатласлар булдырыла, изоглоссалар (аерым бер тел күренешенең территориаль таралышын чикләп күрсәткән сызыклар) ачыклана.

Күпьеллык масштаблы эш алып бару нәтиҗәсендә, 1989 елда Урта Идел һәм Урал буе татар халкы сөйләшләре атласы бастырып чыгарыла.

Лингвистик географиянең алга таба үсеш алуы Д.Б.Рамазанова, Д.З.Мәхмүтшина, М.Р.Саттарова, Ф.Й.Йосыпов хезмәтләре белән бәйле. Лингвистик география казанышлары татар сөйләшләрен классификацияләүдә, аларның барлыкка килү тарихын өйрәнүдә, шулай ук татарларга Идел буе — Урал яны төбәкләрендә яшәүче кардәш һәм кардәш булмаган телләрдә сөйләшүче кешеләр белән элемтә урнаштыруда зур табыш булып тора.

Әдәбият

Бурганова Н.Б., Заляй Л.З. О принципах составления диалектологического атласа татарского языка // Вопросы диалектологии тюркских языков. К., 1960;

Рамазанова Д.Б. О достижениях и задачах татарской диалектологии // Науч. Татарстан. 2000. № 3.

Автор — Д.Б.Рамазанова