Биографиясе

1931 елның 2 октябре, БАССРның Туймазы районы Бикмәт авылы – 2009 елның 30 ноябре, шунда ук.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1954). Уфада яши.

1957–1994 елларда СССР ФАнең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында, 1994 елдан «Тулпар» журналында, 1996–2005 елларда Башкортстан педагогика университетында (1997 елдан профессор, 1997–2003 елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире).

Эзләнүләре татар, башкорт прозасы, әдәбиятлар багланышларына карый. И.Гази, Ә.Карнай, Г.Хәйри, Һ.Такташ, М.Җәлил, Х.Туфан, М.Әмир, Ә.Еники иҗатларына багышланган хезмәтләр авторы.

Алты томлы «Башҡорт совет әҙәбиәте тарихы»ның мәкаләләре авторы (1–6 т., Уфа, 1990–96).

Хезмәтләре

Межнациональные связи башкирской литературы. М., 1979.

Башҡорт балалар әҙәбиәтенең үҫеш проблемалары. Өфө, 1988.

Рухи күперләр. Өфө, 2005.

Әдәбият

Нуруллин И. Онытылмас еллар шаһите // Реализм турында мәкаләләр. Казан, 1974.

Исламов Ф. С.Сафуанов – тугандаш әдәбиятлар хадиме // Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. Казань, 2002.