Эчтәлек

Максаты – шәхесне аның башка кешеләр, мохит белән катлаулы мөнәсәбәтләре аша күрсәтү. Геройлар әхлакый эзләнүләр һәм рухи үсеш процессында тасвирланалар; ләкин аларга, асылда, трагик геройлардан аермалы буларак, гадәттән тыш сыйфатлар хас түгел. Драма кискен каршылыклар, коллизияләр тудырырга омтыла, ләкин андагы конфликтлар трагедиядәге кебек үк киеренке була алмый, һәм алар, ахыр чиктә, уңай хәл ителергә дә мөмкин.

Татар әдәбиятында беренче драмалар – гаилә, кешенең аңлы-белемле булуы мәсьәләләренә багышланган пьесалар (Г.Исхакый – «Өч хатын берлән тормыш», 1900 ел; Г.Камал – «Бәхетсез егет», 1900–1907 еллар). XX йөз башында Г.Коләхмәтов («Ике фикер», 1906 ел; «Яшь гомер», 1908 ел), Г.Исхакый («Алдым-бирдем», 1907 ел; «Мөгаллим», 1908 ел; «Тартышу», 1908 ел), Ф.Әмирхан («Яшьләр», 1909 ел) драмага шәхес һәм мохит, шәхес белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләр, иҗтимагый тормыш мәсьәләләрен алып керәләр.

Драманың романтик (М.Фәйзи – «Кызганыч», 1914 ел; Г.Исхакый – «Мөгаллимә», 1913 ел), психологик (Г.Камал – «Дәҗҗал», 1911 ел; Г.Исхакый – «Зөләйха», 1907–1912 ел), тарихи (Ф.Туйкин – «Ватан каһарманнары», 1912 ел) һәм башка төрләре мәйданга килә.

Совет чорында драма жанрында К.Тинчурин («Сүнгән йолдызлар», 1923 ел; «Кандыр буе», 1930 ел), Ф.Бурнаш («Адашкан кыз», 1926 ел), Һ.Такташ («Югалган матурлык», 1927 ел), Т.Гыйззәт («Чаткылар», 1934 ел; «Ташкыннар», 1937 ел), Ә.Фәйзи («Тукай», 1938 ел), эмиграциядә Г.Исхакый («Дулкын эчендә», 1938 ел) уңышлы иҗат итәләр.

Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы елларда Т.Гыйззәт («Изге әманәт», 1944 ел), Н.Исәнбәт («Мәрьям», 1944 ел), М.Әмир («Миңлекамал», 1944 ел; «Тормыш җыры», 1945 ел), Р.Ишморат («Үлмәс җыр», 1956 ел) һәм башкаларның драмалары языла. 1960–1970 елларда Х.Вахит («Туй алдыннан», 1969 ел), Ю.Әминев («Минем җинаятем», 1968 ел; «Кан кардәшләр», 1972 ел), Ш.Хөсәенов («Әни килде», 1970 ел), Т.Миңнуллин («Ир-егетләр», 1971 ел; «Үзебез сайлаган язмыш», 1973 ел), А.Гыйләҗев («Эңгер-меңгер», 1970 ел; «Хушыгыз, тургайлар», 1978 ел), И.Юзеев («Кыр казлары артыннан», 1976 ел) һәм башкаларның драмаларында хезмәт кешесе язмышы, замана үзенчәлекләре чагылыш таба.

1980 еллар уртасыннан татар драмасында кискен конфликтларга, шәхеснең эчке дөньясындагы каршылыкларга, халыкның рухи һәм милли тормышы мәсьәләләренә, дин әһелләре образларына игътибар көчәя (Т.Миңнуллин – «Хушыгыз!», 1990 ел; «Илгизәр + Вера», 1991 ел; «Сөяркә», 1996 ел; И.Юзеев – «Ак калфакның югалган чагы», 1991 ел; Р.Хәмид – «Олы юлның тузаны», 1986 ел; З.Хәким – «Карак», 1994 ел; «Телсез күке», 2006 ел; М.Гыйләҗев – «Яра», 2003 ел (А.Гыйләҗев повесте буенча); Д.Салихов – «Чукрак», 1998 ел һәм башкалар).

Үзгәртеп корулар чорына кергәч, татар драмасының традицион булмаган форма-чаралар, модернистик алымнар белән баюы, «явызлык театры», «абсурд театры» элементларыннан файдалануы күзәтелә (Т.Миңнуллин – «Саташу», 2001 ел; З.Хәким – «Җүләрләр йорты», 1996–2004 еллар; «Шайтан куентыгы», 1999 ел; Д.Салихов – «Алла каргаган йорт», 1996 ел; М.Гыйләҗев – «Баскетболист», 2002 ел; Ф.Бәйрәмова – «Вакыйга җүләрләр йортында бара», 1998 ел; А.Хәлим – «Кияү урлау», 1985–2004 еллар һ.б.).

Әдәбият

Закирҗанов Ә. Заман белән бергә. Казан, 2004;

Әхмәдуллин А. Күңелләрне уятыр: хәзерге татар драматургиясе. Казан, 2007;

Ахмадуллин А.Г. Татарская драматургия. М., 1983.

Автор – А.Г.Әхмәдуллин