Биографиясе

1939 елның 26 сентябре, Казан шәһәре – 2010 елның 24 декабре, шунда ук. 

Казан университетын тәмамлый (1963), шунда ук эшли, 1996 елдан теоретик физика кафедрасы профессоры.

Хезмәтләре үтә үткәргечләрнең магнит үзлекләренә карый. Царевский төп синглет халәтендәге җирдә сирәк очраучы ионнарның нәтиҗәле төш моменты үткәргечләрдә (шул исәптән үтә үткәргечләрдә) уннарча тапкыр артуын күрсәтә. Үтә үткәргеч – магнетик (ферромагнетик, антиферромагнетик, парамагнетик) системаларында спин-дулкынлы резонанс теориясен төзи, анизотроп үтә үткәргечләрдә магнит резонансы сызыкчалары формасын тәкъдим итә.

Хезмәтләре

Форма линий магнитного резонанса на электронно-ядерных уровнях в металлах и интерметаллических соединениях // Физика твёрдого тела. 1971. Т. 13, вып. 4; 

Возбуждение и детектирование магнитостатических волн на границе сверхпроводника второго рода // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1987. Т. 92, вып. 5; 

Форма линий магнитного резонанса в сверхпроводниках второго рода с учётом скин-эффекта // Физика твёрдого тела. 1996. Т. 38, вып. 11 (автордаш).