Тарихы

Авылга 1830−1840 елларда Баграж-Никольский авылы хуҗасы И.Г.Рюмин нигез сала. Беренче исеме – Ивановка.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (И.Г.Рюминның варислары карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чыпта-кап сугу кәсепчелеге, умартачылык, олаучылык таралган була.

XX йөз башында земство училищесе (1903 елда, 1905 елда 31 ир бала һәм 4 кыз бала укый), 2 бакалея, икмәк саклау һәм сату кибете эшли. Авыл Баграж-Никольский авылы приходына карый.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 732,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Троицк-Йосып волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында; 1930 елның 10 августыннан − Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Баграж-Никольский авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында авылда Баграж-Никольский авылы белән бергә Будённый исемендәге колхоз оештырыла. 1957 елда зурайтылган “Заря” колхозы составына (үзәк – Аргы Ивановка авылында) керә, хәзер “Заря” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1985 елда авылда тулы булмаган урта мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 2007 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә бар.

Халык саны

1859 елда – 299,
1897елда – 669,
1920елда – 823,
1926елда – 717,
1938елда – 442,
1949елда – 397,
1958елда – 372,
1970елда – 457,
1979елда – 336,
1989елда – 320,
2002елда – 317,
2010елда – 248,
2015елда – 292 кеше (руслар).