Авылга 1920 еллар уртасында нигез салына, 1930 елларда административ берәмлек буларак төзелә.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән Әлки районында. 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1963 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Борискино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елда авыл “Энергетик” совхозы составында була, 1967 елда – “Мир” совхозы, 1992 елда – “Әнҗерә” совхозы. 2002 – 2004 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү “Әнҗерә” кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар (барсы да 2016 елда төзелгән бинада урнашкан).

Халык саны

1938 елда – 147,
1949 елда – 182,
1958 елда – 177,
1970 елда – 199,
1979 елда – 102,
1989 елда – 47,
2002 елда – 44,
2010 елда – 41,
2015 елда – 43 кеше (татарлар).