Тарихы

Иске Алпар авылының бер өлеше буларак авыл XIX йөзнең икенче яртысыннан билгеле.

1930 елларда административ рәвештә Иске Алпар авылыннан аерылып чыга.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән Әлки районында. 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Алпар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Социализм” колхозы оештырыла, 1956 елда эреләндерелгән “Актай” совхозына керә, 1965 – 2002 елларда “Алпар” совхозы составында була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында 2 авыллык һәм торулык – монголларга кадәрге чор Болгар һәм буралы курган культурасы истәлекләре табыла.

Халык саны

1938 елда – 450,
1949 елда – 413,
1958 елда – 381,
1970 елда – 467,
1979 елда – 377,
1989 елда – 264,
2002 елда – 188,
2010 елда – 164,
2015 елда – 142 кеше (татарлар).