Тарихы

1719–1722 еллардан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 729,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәт-Муллино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Мортыштамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл партизан» колхозы оештырыла. 1950 елда «Калинин» (үзәк утары – хәзер юкка чыккан Бикасаз авылы) һәм «Кызыл яр» (үзәк утары – Боламык поселогы) колхозлары белән бергә «Сталинчы» колхозаына (үзәк утары – Мортыштамак авылы) кушыла, 1961 елда хуҗалыкның исеме – XII партсъезд исем. колхоз, 1963 елда «Үрнәк» колхозы (үзәк утары – Мортыштамак авылы) дип үзгәртелә.

1994–2002 елларда авылда – «Үрнәк» күмәк предприятиесе, 2003–2006 елларда шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2008 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты (1989 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (мәдәният йорты бинасында), мәчет (2003 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Хәзинә» фольклор (2009 елдан), балаларның «Шаяннар» хореография (2003 елдан), «Дулкын» вокаль (2003 елдан), «Тамчы» театр (2003 елдан) коллективлары эшли.

Халык саны

1870 елда – 352,
1913 елда – 536,
1920 елда – 546,
1926 елда – 481,
1938 елда – 521,
1949 елда – 423,
1958 елда – 278,
1970 елда – 230,
1979 елда – 192,
1989 елда – 152,
2002 елда – 148,
2010 елда – 123,
2021 елда – 115 кеше (татарлар).