Тарихы

Авылга Сембер өязе Суыксу авылыннан күченгән йомышлы татар-мишәрләр 1670 елларда нигез сала.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, киез итек басу кәсебе.

Беренче мәчет XIX йөз уртасына кадәр төзелә, 1892 елда яңа мәчет (1960 елларның беренче яртысында бина югалган), мәктәп ачыла (1886 елда 25 ир бала, 1895 елда – 17 ир бала һәм 17 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда мәдрәсә, 4 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1668 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларга кадәр Казан губернасының Спас өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Түбән Әлки авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштергәннән соң авыл төрле колхозлар составына керә. 1987 – 1996 елларда “Ялкын” колхозы бригадасы. 1996 – 2003 елларда “Ялкын” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператоры.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (1992 елдан).

Авыл янында монголларга кадәрге чор ике Болгар авыллыгы табыла.

Халык саны

1782 елда – 120 ир заты;
1859 елда – 703,
1897 елда – 1086,
1908 елда – 1289,
1920 елда – 1199,
1926 елда – 685,
1938 елда – 498,
1949 елда – 326,
1958 елда – 388,
1970 елда – 310,
1979 елда – 230,
1989 елда – 120,
2002 елда – 109,
2010 елда – 103,
2015 елда – 95 кеше (татарлар).