Тарихы

Авылга йомышлы татар Рыс Клекеевка бирелгән җирләрдә 1690 елларда нигез салына. Революциягә кадәрле чыганакларда Починок Рысов, Рысова Поляна буларак мәгълүм.

Чуашлар бирегә XX йөз уртасында, руслар – XIX йөз башында килеп урнашалар.

1920 елларга кадәр Рус Чиябашы авылы белән бергә татар һәм рус өлешләреннән торган Чиябаш авылы дип йөртелә.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы татарлар, шул исәптән чукындырылган, чуашлар, икътисади крәстияннәр, казна хезмәтендәгеләр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, он тарту, мичкә ясау, чана, арба, урман химиясе кәсебе, сәүдә.

1827 елда авылда мәчет төзелә, 1880 елда яна, аның урынына яңасы төзелә, мәктәп ачыла (1886 елда 27 ир бала, 1895 елда – 40 ир бала һәм 40 кыз бала укый). 1900 елларда икенче мәчет төзелә.

1896 елда агачтан Сергий Радонежский чиркәве салына. Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе була.

XX йөз башында земство мәктәбе була (1903 елда 38 ир бала һәм 24 кыз бала укый), кредит ширкәте, 13 тегермән, 14 вак-төяк кибете эшли (кайбер биналар сакланган). Авыл җәмәгатенең имана җире 4293 дисәтинә тәшкил итә.

1915 елда көчле янгын вакытында татар өлешенең ярты йортлары янып бетә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Юхмачы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Әлки районында.

Хәзер Чиябашы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Тукай исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – М.Гайфуллин), 1958 елда “Трудовик” колхозы составына керә. 2002 – 2006 елларда “Чиябаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда авылда дүртьеллык башлангыч татар мәктәбе ачыла, 1936 елда җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (1981 елда яңа бина төзелә), 1986 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1995 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, “Салихҗан” мәчете бар (2001 елдан).

2015 елда “Әниләр чишмәсе” төзекләндерелә.

Авыл янында 3 курган табыла.

Күренекле кешеләре

С.М.Кәлимуллин (1945 елда туган) – РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы инженеры, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты, Дуслык ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 188 ир заты;
1859 елда – 1379,
1897 елда – 2379,
1908 елда – 2783,
1920 елда – 1595,
 1926 елда – 754,
1938 елда – 564,
1949 елда – 587,
1958 елда – 493,
1970 елда – 580,
1979 елда – 549,
1989 елда – 364,
2002 елда – 293,
2010 елда – 242,
2015 елда – 227 кеше (татарлар).