Тарихы

Авылга XVIII йөз уртасына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Садиловка исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы крепостной крәстияннәр катлавына керә (XVIII йөздә алпавытлар Садиловлар, XVIII – XIX йөзләр ахырында – Аристовлар була). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөз башында Чистайның дворяннар башлыгы П.Н.Аристов тарафыннан су тегермәне, поташ заводы төзелә.

XX йөз башында авылда  су тегермәне, вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 572 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Рус Суыксуы авылының Успение чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Борискино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1919 елда авылда беренче авыл артеле оештырыла, 1966 елда “Мир” совхозы составында була. 2002 – 2004 елларда “Мир” җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, дуңгыз асраучылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб эшли (1985 елдан).

Авыл янында археология истәлекләре: I һәм II Садиково торулыгы урыны (буралы курган культурасы, монголларга кадәрге чор Болгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

А.В.Лукоянов (1927 – 2003 еллар) – механизатор, Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1782 елда – 16 ир заты;
1859 елда – 148,
1897 елда – 187,
1908 елда – 247,
1920 елда – 346,
1926 елда – 292,
1938 елда – 158,
1949 елда – 168,
1958 елда – 142,
1970 елда – 191,
1979 елда – 157,
1989 елда – 106,
2002 елда – 89,
2010 елда – 78,
2015 елда – 79 кеше (руслар).