- РУС
- ТАТ
Драма актеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2004), Татарстан Республикасының халык артисты (2015)
1974 елның 31 августында Казанда туа. Артистлар Илдар Хәйруллин һәм Алсу Гайнуллинаның улы.
Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый (1995) һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.
Зур иҗади потенциалга ия әйдәп баручы актер. Уйнау манерасында тирән психологизм, матур тышкы һәм эчке пластика аерылып тора.
Рольләре: Бальтазар – "Ромео һәм Джульетта", В.Шекспир; Шәрәф – "Асылъяр", М.Фәйзи; Андроньо – "Биюче", Лопе де Вега” Шүр-Шүр – "Җанкисәккәем", Микуш – "Гөргөри кияүләре", Т.Миңнуллин; Кече ул – "Сукыр патша", Н.Хикмәт; Треплев – "Акчарлак", А.Чехов, Атиллио – "Гаугалы гаилә", Э. де Филиппо; Җирән чичән – "Җирән чичән һәм Карачәч сылу", Н.Исәнбәт; Сәйяр – "Әни килде", Ш.Хөсәенов; Франц – "Юлбасарлар", Ф.Шиллер; Серый – "Мәхәббәт хатирәсе", Ф.Бүләков; Альфред – "Казан егетләре", М.Гыйләҗев; Фатыйх – "Беренче театр", Г.Камал; Түзәр – "Кара чикмән", Г.Хугаев; Салих – "Казан сөлгесе", К.Тинчурин; Гыйлемдар – "Кыю кызлар", Т.Гыйззәт; Тузенбах – "Өч сеңел", А.Чехов.
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2019).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.