Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогында, Яшел Үзән районы Бело-Безводный авылыннан көнчыгыштарак урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 2,4 га, шулай итеп 2 га га якын мәйданны сазлык күрәне, камыш үсемлекләре биләп тора. Су күләме 28 мең м3. Озынлыгы 275 м, иң зур киңлеге 60 м, уртача тирәнлеге 1,1 м, иң зур тирәнлеге 2,5 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ярлары күтәренке (яр битләренең биеклеге 10-15 м), яр буенча киңлеге 5 тән 20 м га кадәр, урыны белән тигез диярлек сөзәклек сузыла.

Суы бик йомшак, саргылт төстә, болганчык, сульфат-гидрокарбонат-кальцийлы типта. Туенуы күбесенчә атмосфера явым-төшемнәре исәбенә. Күле ләмләнә, үлән белән каплана бара.

ТРның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрдән сары төнбоек, йөзгәләк, тәңкә яфраклар үсә.