Тарихы

Авылга XVIII йөздә Казан өязеннән крәстияннәр күчерелеп утыртыла һәм надворный советнигы М.Ф.Виселенев тарафыннан нигез сала. Революциягә кадәрле чыганакларда Успенский исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII – XIX йөзләрдә алпавыт Аристов, Мурзин, Петров, Т.О.Юрлова, Д.А.Мордвиновларга карый). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1797 елда агачтан Успение Мәрьям Ана чиркәве төзелә. 1884 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда 21 ир бала һәм 5 кыз бала укый).

XX йөздә авылда 2 вак-төяк кибете эшли.

Хәзер авыл җәмәгатенең имана җире 153 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Камка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 елда авылда “Ударник” колхозы оештырыла, 1991 елда “Камка” совхозы составына керә.

Мәдәният

Авыл янында буралы курган культурасы туктаулыгы, ике болгар авыллыгы һәм монголларга кадәрге чор урыны табыла.

Халык саны

1782 елда – 85 ир заты;
1859 елда – 175,
1807 елда – 174,
1908 елда – 264,
1920 елда – 372,
1926 елда – 320,
1938 елда – 251,
1949 елда – 221,
1958 елда – 157,
1970 елда – 114,
1979 елда – 49,
1989 елда – 4,
2002 елда – 5 кеше (руслар).

Хәзерге вакытта даими яшәүчеләре юк.