Евразиянең төче сулыкларында очрый.

ТР территориясендә Куйбышев сусаклагычында һәм аңа тоташкан агым суларда яши.

8–14 см озынлыкта, йомры гәүдәле, тәңкәләр белән капланган. Корсак йөзгечләре бер-берсенә якын, төптә кушылалар. Башы һәм авызы зур, аскы казналыгы алга чыгып тора. Төсе аксылдан каралҗымга кадәр, сырты карасу-яшел, ян-яклары кара тимгелле сары төстә, йөзгечләрендә кара тимгелләр, сызыклар бар. Ата балыклар уылдык чәчү чорында кара төскә керә. Җенси җитлегү чоры — яшәвенең икенче елында. Уылдыгын май–июльдә чәчә. Үрчемлелеге — 1 мең уылдык бөртеге (озынча формада, үсемлекләргә һәм башка предметларга ябышкак төкчәләр ярдәмендә берегәләр). Ата балык ояны саклый. Ротан балык маймычлары (шул исәптән үзенеке белән дә), бөҗәк личинкалары, кыслачыклар белән туклана.