Эчтәлек

Авылга 1934 елда Татар Чиябашы авылыннан аерылып чыгучылар нигез сала.

Оештырылган көннән Әлки районы составында була. 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Чиябаш авыл җирлеге составына керә.

1934 елда М.Вахитов исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – А.Әхмәтшин), 1950 елда Тукай исемендәге колхоз составында, 1958 елдан эреләндерелгән “Трудовик” колхозы составына керә. 2001–2002 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү “Чиябаш” кооперативы була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб (1988 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1938 елда – 193,
1949 елда – 208,
1958 елда – 200,
1970 елда – 231,
1979 елда – 183,
1989 елда – 136,
2002 елда – 107,
2010 елда – 69,
2015 елда – 62 кеше (татарлар).