Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында Иске Иштубай (Ярәп) авылыннан күченеп килүчеләр нигез сала.

Революциягә кадәрле чыганакларда Түбән Иштубай, Олы Хурада, Ихурата, Харата исемнәре белән билгеле. 1920 еллар уртасына кадәр – Хурада буларак мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы һәм удел крәстияннәре, чукынган чуаш һәм руслар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1893 елда агачтан Козьмодемьянск чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла, бинада ашлык саклау урыны була, соңыннан сүтелә).

1887 елда земство мәктәбе ачыла (1887 елда 20 ир бала һәм 3 кыз бала, 1903 елда – 30 ир бала һәм 15 кыз бала укый; шул исәптән чуашлар да). Соңрак чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда 18 ир бала укый).

XX йөз башында авылда 3 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2708 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Хурада авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда колхоз оештырыла, 1959 – 1991 елларда – эреләндерелгән Ленин исемендәге колхоз үзәк утары була. 1992 – 1998 елларда “Авангард” авыл сәүдә җитештерү кооперативы.

Авыл үсешенә колхоз рәисе И.П.Питеркин зур өлеш кертә.

Халкы күбесенчә “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (Хузангай урта мәктәбе филиалы, 2009 елга кадәр төп), балалар бакчасы, мәдәният йорты (1990 елдан аның каршында “Ивушка” вокаль ансамбле, җитәкчесе – А.Н.Садиванкина), китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан яңа бинада); Изге Кузьма һәм Демиан чиркәве (2016 елдан) бар.

2006 елда Ата елгасы аша тимербетоннан күпер төзелә.

Күренекле кешеләре

И.П. Питеркин (1923 – 2006 еллар) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Октябрь Революциясе, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 139 ир заты;
1859 елда – 665,
1897 елда – 1256,
1908 елда – 1493,
1920 елда – 1252,
1926 елда – 942,
1938 елда – 595,
1949 елда – 518,
1958 елда – 521,
1970 елда – 500,
1979 елда – 399,
1989 елда – 299,
2002 елда – 271,
2010 елда – 243,
2015 елда – 279 кеше (чуашлар).