Тарихы

Авылга 1649 елга кадәр нигез салына.

1686 елда Алатыр өязенең (хәзер Түбән Новгород өлкәсе территориясе) Камка авылыннан йомышлы морза Урманчи улы Дәрвиш Әхмәмәтов һәм башка йомышлы татарлар, 1690 елда Пары авылыннан Тугай улы Сүнүч Кадышев җитәкчелегендә 11 кеше күчеп утыралар.

XX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар, шул исәптән морза Урманчиевлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1868 елда беренче мәхәллә мәчете төзелә (алдагысы 1832 елга кадәр барлыкка килә), мәктәптә 1886 елда – 40 ир бала, 1895 елда – 30 ир бала укый.

1876 елда икенче мәчет төзелә, яна, 1890 елда яңадан төзелә.

XIX йөз ахыры – XX йөз башында мәдрәсә ачыла.

XX башында авылда су тегермәне, 5 вак-төяк кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1556 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Мораса волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Камка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Нептун” колхозы оештырыла, 1957 елда “Энергетик” совхозы составына керә, 1967 елда – “Мир” совхозы, 1983 елда “Кызыл Байрак” колхозы була. 1991 елдан –“Камка” совхозы үзәк утары. 2002 – 2004 елларда “Камка” авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. 2016 елда яңа сөт фермасы ачыла.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 2000 елда – урта, 2003 елда – тулы булмаган мәктәп була (2004 елда яңа бина төзелә). 2009 елдан – башлангыч мәктәп (Алпар урта мәктәбе филиалы).

Авылда клуб (2017 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1993 елдан) бар.

Авыл янында шәһәрлек һәм 3 Болгар авыллыгы (монголларга кадәрле чор) табыла.

Халык саны

1782 елда – 128 ир заты;
1859 елда – 988,
1897 елда – 1471,
1908 елда – 1579,
1920 елда – 1762,
1926 елда – 1115,
1938 елда – 813,
1949 елда – 576,
1958 елда – 390,
1970 елда – 593,
1979 елда – 459,
1989 елда – 380,
2002 елда – 301,
2010 елда – 235,
2015 елда – 258 кеше (татарлар).