Тарихы

Революциягә кадәрле чыганакларда Мерәс, Мерәс Чаллы, Яңа Чаллы исемнәре белән билгеле.

1602 елга кадәр йомышлы морза Әбләй Тотакаш улы Дәрбишев монда җир ала.

XVII йөз ахырында – Сембер өязе йомышлы татар-мишәрләре: Дәүләтморза Нураев, Уразмәмәт Акмай улы Үтәшев, Мерәс Юлдашев һәм аның 17 иптәше, XVII йөзнең беренче яртысында Алатыр өязе (хәзер Түбән Новгород өлкәсе) Камка авылыннан кенәз Юнәләй Мостафин авылдан җир алып күченеп утыралар.

XIX йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына карый (элеккеге йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, он тарту кәсебе.

1841 елда мәчет (1890 елда аның урынына яңасы төзелә), мәктәп ачыла (1886 елда 30 ир бала, 1895 елда – 18 ир бала һәм 10 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда 3 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, йон тетү йорты, 5 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1658 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Ромодан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Чаллы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Социализм” колхозы оештырыла, 1957 елда “Актай” совхозы составына керә. 1989 – 2003 елларда “Чаллы” совхозы үзәк утары була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1944 елда җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1991 елда – урта мәктәп була (2004 елда музей ачыла; оештыручысы – Г.Н.Галләмова).

Авылда балалар бакчасы (1980 елдан), мәдәният йорты (1965 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре: бронза гасыр буралы курган культурасы калдыклары, монголларга кадәрге чор өч Болгар авыллыгы табыла.

Авылдан ерак булмаган “Ташбилге”, яки “Изгеләр өсте”, дип йөртелә торган урында 1307 елда куелган орнаментлы каберташ бар, тексты куфи белән язылган.

Күренекле кешеләре

К.А.Вәлиев (1906 – 1980 еллар) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, мәктәп бинасында аңа мемориаль такта куелган;

Идрис Зөлмөхәммәд (XVII йөз) – күренекле суфый, теолог, шагыйрь.

Халык саны

1782 елда – 117 ир заты;
1859 елда – 784,
1897 елда – 1110,
1908 елда – 1187,
1920 елда – 1157,
1926 елда – 803,
1938 елда – 826,
1949 елда – 754,
1958 елда – 822,
1970 елда – 716,
1979 елда – 567,
1989 елда – 377,
2002 елда – 308,
2010 елда – 234,
2015 елда – 247 кеше (татарлар).