Тарихы

Авылга 1710 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрле чыганакларда Түгәрәк күл, Круг-Озеро, Баллыкүл исемнәре белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар, казна хезмәтендәгеләр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XVIII йөзнең беренче яртысында мәчет ачыла, 1872 елда элеккесе урынына яңасы төзелә, мәктәп ачыла (1895 елда 31 ир бала һәм 12 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда 2 җил тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1773 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның  10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Салман авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1956 – 1999 елларда авыл “Салман” совхозына керә. 1999 – 2003 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү “Салман” кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли.

Мәдәният

“Таш газизләр” авыл зиратында XIV йөзгә караган 6 каберташ бар, аларда орнамент һәм куфи язуы элементлары сакланган.

XX йөз башында авыл белән янәшә монголларга кадәрге чор зәркән бизәнү әйберләре тупланмасы табыла.

Халык саны

1782 елда – 93 ир заты;
1859 елда – 469,
1908 елда – 1018,
1920 елда – 1060,
1926 елда – 536,
1938 елда – 537,
1949 елда – 260,
1958 елда – 345,
1970 елда – 297,
1979 елда – 224,
1989 елда – 92,
2002 елда – 57,
2010 елда – 44,
2015 елда – 34 кеше (татарлар).