Тарихы

Авылга 1710 елларда Татар Борнае һәм Аппак авылларыннан күченеп килүче ясаклы чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрле чыганакларда Югары Борнай, Яңа Борнай исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы чукындырылган чуашлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1902 елда агачтан Казан Мәрьям Ана чиркәве төзелә (совет чорында ябыла, бина башлангыч мәктәпкә бирелә, соңыннан сүтелә).

1891 елда ике класслы укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (1900 елда яңа бина салына), 1902 елда чиркәү-приход мәктәбе була (1902 елда 30 ир бала һәм 10 кыз бала укый, 1912 елда яңа бина төзелә).

XX йөз башында авылда 6 җил тегермәне, казна шәраб һәм 5 вак-төяк кибете эшли (берсе – чиркәү старостасы Д.В.Емелюковныкы, бинасы сакланган).

Авыл җәмәгатенең имана җире 1893,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Чуаш Борнае авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Большевик” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Н.Кузнецов), 1958 елда “Путь к коммунизму” колхозы составына керә. 1997–2004 елларда “Атасия” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә, крәстиян-фермерлык хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1936 елда башлангыч мәктәп – бишьеллыкка, 1940 елда – урта мәктәпкә үзгәртелә (1980 елда яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы (1980 елдан), мәдәният йорты (1977 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Воскресение Христово чиркәве бар (1993 елдан).

Мәдәният йорты каршында “Телей” фольклор коллективы (2008 елдан) һәм “Девчата” театр коллективы (2010 елдан; икесенең дә җитәкчесе – Е.М.Козерыва) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре: I һәм II Чуаш Борнае Болгар авыллыгы (монголларга кадәрге чор Болгар истәлеге) табыла.

Авыл белән янәшә мәҗүси корбан чалу урыны һәм “Киремет карти” гыйбадәт йорты сакланган.

Күренекле кешеләре

В.А.Яковлев (1953 – 2014 еллар) – гидробиолог, биология фәннәре докторы.

Халык саны

1782 елда – 137 ир заты;
1859 елда – 687,
1897 елда – 1274,
1908 елда – 1480,
1926 елда – 1329,
1938 елда – 955,
1949 елда – 880,
1958 елда – 956,
1970 елда – 927,
1979 елда – 669,
1989 елда – 608,
2002 елда – 508,
2010 елда – 398,
2015 елда – 425 кеше (чуашлар).