Авылга XVII йөздә нигез салына, 1710 елда беренче тапкыр телгә алына. Революциягә кадәрле чыганакларда Урта Апак исеме белән дә билгеле.

1861 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (элекке ясаклы татарлар, икътисади крәстияннәр) катлавына керә. Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, мичкә ясау.

1867 елда мәчет (1937 елга кадәр эшли), аның каршында мәктәп төзелә (1886 елда 33 ир һәм 20 кыз бала укый, 1895 елда – 15 ир һәм 10 кыз бала).

1875 елда авылда православие приходы, 1892 елда – чиркәү-приход мәктәбе (1903 елда 19 ир һәм 4 кыз бала укый) ачыла.

1899 елда сәүдәгәрләр А.П. Селиванов, А.Л. Векшин акчаларына Казан губернасы һәм епархиаль архитекторы Ф.Н.Малиновский проекты буенча Покров Изге Богородица агач чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла, элеккеге тышкы күренеше сакланмаган, хәзер эшләми).

XX йөз башында авылда 7 җил тегермәне, 6 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1865 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Юкмачы волостена керә. 1920 елда ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузничиха, 1944 елның 12 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

1930 елларда авыл икегә – Татар Апагы һәм Рус Апагына бүленә. 1965 елның 16 апрелендә алар берләшә.

Хәзер Аппак авыл җирлеге үзәге.

1929 елда авылда “Кызыл сәхрә” колхозы оеша (беренче колхоз рәисе – З.З.Зарипов), 1930 елдан – “Кызыл Шәрекъ”, 1935 елдан “Кызыл сәхрә” составына керә. 1943 елда Рус Апагында аерым “Красный поход” колхозы оеша. 1950 елдан авылда алар базасында булдырылган “Дружба” колхозының үзәк утары урнаша (1971–1976 елларда “Заветы Ильича”колхозының №1 бүлеге). 2002–2004 елларда “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп (2009 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп; Юхмачы урта мәктәбе филиалы), балалар бакчасы (2013 елдан), мәдәният йорты (1985 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Гайсә” мәчете (2011 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Н.Ф.Пестонов (1899 – 1974) – өлкән гвардия сержанты, Дан ордены тулы кавалеры. Мәдәният йорты бинасында аның истәлегенә мемориаль такта куелган. Авыл зиратында җирләнә.

И.И. Шәрипов (1960 елда туган) – агроном, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 184 ир заты;
1859 елда – 1190,
1897 елда – 1831,
1908 елда – 2180,
1920 елда – 2391,
1926 елда – 1310,
1949 елда – 917,
1958 елда – 742,
1970 елда – 848,
1979 елда – 528,
1989 елда – 452,
2002 елда – 375,
2010 елда – 332,
2015 елда 310 кеше (татарлар).