Географик урыны

Татарстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан, республиканың – Апас, Югары Ослан һәм Тәтеш районнары, Идел елгасы буйлап Лаеш һәм Спас районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге – шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы.

Мәйданы – 1198,8 кв.км.

2018 елда халык саны – 15157 кеше.

Милли составы:

Район составына 52 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя һәм Тәтеш өязләренә карый, 1920–1927 елларда ТАССРның – Зөя һәм Тәтеш, 1927–1930 елларда Буа кантонында, шулай ук 1927 елдан Тәмте районында.

Оештырылган чорда район мәйданы 750 кв.км тәшкил итә, составына 35 авыл советы, 50 торак пункт керә, аларда 34860 кеше яши, шул исәптән татарлар – 21358 (61,3%), руслар – 11849 (34%), башка милләт вәкилләре – 1653 (4,7%).

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1931 елда район составына бетерелгән Тәмте районының бер өлеше кушыла, 1935 елда район торгызылу сәбәпле кире кайтарыла. 1940 елда район мәйданы – 842 кв.км тәшкил итә, халкы – 31,5 мең кеше, 1 поселок һәм 25 авыл советы, 51 торак пункт исәпләнә. 1958 елда Кама Тамагы районы составына бетерелгән Тәмте районының бер өлеше кушыла. 1960 елда районның мәйданы – 1194,4 кв.км тәшкил итә, 2 поселок һәм 15 авыл советы, 66 торак пункт керә.

1963 елның 1 февралендә территориаль-административ бүленеш үзгәрү нәтиҗәсендә Кама Тамагы районы таркатыла, биләмәсе Тәтеш районына бирелә. Торгызылганнан соң (1965 елның 12 гыйнвары) районның мәйданы – 1197 кв.км тәшкил итә, халкы – 31,5 мең кеше, 2 поселок һәм 15 авыл советы, 63 торак пункт исәпләнә.

2018 елга район мәйданы 1198,8 кв.км тәшкил итә, халык саны – 15157 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча – 18518 кеше, шул исәптән татарлар – 53,6%, руслар – 43,2%, чуашлар – 0,8% , мордвалар – 0,8%). Шәһәр халкы – 7645 кеше, авылларда 7512 кеше яши. Халкының уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 12,6 кеше.

Административ-территориаль бүленеше

Хәзерге вакытта район составына 3 шәһәр җирлегенә һәм 17 авыл җирлегенә берләштерелгән 52 торак пункт керә:

  • шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы,
  • шәһәр тибындагы Куйбышев Затоны поселогы,
  • шәһәр тибындагы Тенеш поселогы
  • Балтач (Балтач авылы),
  • Олы Бортас (Олы Бортас, Балчыклы, Кече Бортас авыллары),
  • Олы Карамалы (Олы Карамалы, Келәр, Бәрлегуҗа, Малаевка авыллары),
  • Олы Кариле (Олы Кариле, Бәби, Кече Кариле, Чаллы авыллары),
  • Олы Салтык (Олы Салтык, Олы Мәрәтхуҗа, Даныш, Абыз авыллары),
  • Варварино (Көрәле, Варварино авыллары),
  • Кирельский (Кирельский, Ишем, Мордва Каратае авыллары),
  • Келәнче (Келәнче, Бәки авыллары),
  • Красновидово (Красновидово, Антоновка, Рус Бортасы авыллары),
  • Кече Салтык (Кече Салтык, Кече Мәрәтхуҗа, Яшелчә авыллары),
  • Осинники (Осинники поселогы),
  • Иске Барыш (Иске Барыш, Кыртапа авыллары),
  • Иске Казиле (Каратал, Атабай, Бишалаб, Иске Казиле авыллары),
  • Сөйки (Сөйки авылы, Сөйки Кичүе поселогы),
  • Тәмте (Тәмте, Лабыш, Тукай, Ясная Поляна авыллары, Свободный Труд, Татар зональ тәҗрибә станциясе поселоклары),
  • Уразлы (Уразлы, Кече Карамалы, Салтыган авыллары),
  • Яңасала (Олы Яңасала, Шәпкә авыллары).

Рельеф

Кама Тамагы территориясе Идел алдында урнашкан. Рельефы – чокыр-сызалар белән телгәләнгән һәм Идел (Куйбышев сусаклагычы) яры буйлап сузылган эрозион-денудацион өслекле тигезлек (биеклеге 170–190 м).

Күпчелек елга үзәннәре асимметрияле, рельефына асимметрияле-тезмә субүләрләр хас. Идел ярларын кисеп узучы ерымнар тар, тирән һәм симметрияле. Төньяк-көнчыгышта Куйбышев сусаклагычы яры буйлап вакытлыча җир өсте сулары белән тармакланган зур ерымнар таралган (мәсәлән, Тәмте авылы янында). Кыска ерымнар шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы – Красновидово авылы юлындагы яр участогына хас.

Эрозия белән беррәттән рельеф түбәндә яткан карбонатлы һәм сульфатлы токымнарның эрүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән карст формалары белән катлауландырылган. Сөйки карст мәгарәләре, шулай ук хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычының су өсте тигезлеге үзгәрешләре зонасында урнашкан югары Казан асъярусы гипс катламнарында Кама Тамагы спелеология системасы билгеле. Мордва Каратае авылы янында 120 ләп бүрәнкә исәпләнә. Шунда ук 1943 елда хасил булган, тирәнлеге 21 м карст упкыны бар.

Район чикләрендә Куйбышев сусаклагычы яры шуышма процесслар белән характерлана. 

Геологик төзелеше

Район Идел-Кама антеклизы чикләрендә Токмово гөмбәзе сөзәклеге, Казан-Киров бөгелеше һәм Мәләкәс батынкылыгы тоташкан урында урнашкан. Тектоник төзелешендә ике структур кат аерылып тора: түбәнге – архей метаморфизмланган тау токымнары комплексларыннан торган кристаллик нигез һәм югары – фанерозой утырмаларыннан хасил булган утырма каплам.

Утырма капламның өске катламнары геологик төзелешендә Пермь, неоген һәм дүртенчел чор утырмалары катнаша. Территориянең төп өлеше югары Казан асъярусы утырмаларыннан – доломит, линза һәм гипс катламнары белән известьташлардан хасил булган, алар елга үзәннәре сөзәклекләренең түбән өлешләрендә ачылалар. Утырмаларның гомуми калынлыгы 80–100 м тәшкил итә. Сөзәклекләрнең югары өлешләре һәм субүләрләр татар бүлегенең чуар төсле балчыклы-мергельле утырмалар катламыннан хасил булган. Тигезләнгән субүләрләрдә татар бүлеге токымнары юка элювиаль-делювиаль утырмалар катламы белән капланган, елга үзәннәре сөзәклекләрендә калынлыгы 5–10 м. Карамалы елгасының борынгы үзәне неоген утырмаларыннан (плиоцен) хасил булган.

Дүртенчел чор утырмалары елга террасалары формалаштыра һәм субүләр сөзәклекләрдә һәм субүләрдәрдә таралган. Явым-төшемнәр калынлыгы берничә дистә сантиметрдан 20–35 метрга кадәр үзгәрә. Дүртенчел чор комплекслары башлыча аллювиаль, элювиаль-делювиаль һәм элювиаль чыгышлы континенталь утырмалардан гыйбарәт һәм туфрак ясаучы токым булып торалар.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә 7 агрохимия чималы чыганагы билгеләнә, икесе (Олы Карамалы һәм Красновидово) үзләштерелә. Бетонит балчыклары чыгару өчен яраклы 3 тау-техник чималы чыганагы бар (чыганаклар җир асты байлыкларының бүленмәгән фондында исәпләнә).

Районда төзелеш ташы һәм комы, кирпеч сугу, чирәп җитештерү һәм гипс беркеткеч материаллары эшләү өчен яраклы төзелеш чималы чыганаклары билгеләнә (Кама Тамагы һәм Сөйки гипс чыганагы). Кама Тамагы гипс чыганагы – РФдә иң зур чыганакларның берсе, «Кама Тамагы гипс чыганагы» акционерлык җәмгыяте тарафыннан үзләштерелә (Аракчино гипс заводына җибәрелә). Гипс – югары сыйфатлы, беркеткеч материаллар җитештерү, төзелеш әйберләре ясауда файдаланыла.

Климаты

Районның климаты уртача континенталь, кышы уртача салкын, җәе җылы һәм уртача дымлы, язы кыска, һава температурасының тиз күтәрелүе белән характерлана, көзе йомшак, озын.

Якында урнашкан Тәтеш метеостанциясе мәгълүматларына караганда 1966–2004 елларда уртача еллык һава температурасы 3,8°С тәшкил итә. Иң салкын айда (гыйнвар) уртача һава температурасы –12°С, иң җылы айда (июль) 19,4°С. Максималь еллык һава температурасы (37°С) июльдә, минималь еллык һава температурасы (–44°С) гыйнварда билгеләнә.

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 483 мм, җылы чорда 345 мм (71%). Ел әйләнешендә иң күп явым-төшем июньдә (67 мм), иң әз – мартта күзәтелә.

Район климатына Куйбышев сусаклагычының йогынтысы купъяклы, сусаклагыч янындагы территория берникадәр дымлана, тәүлек температурасы үзгәрешләре, һава дымлылыгы һәм башка метеорология элементлары кими. Ярдан 5–10 км ераклыкта, коры җир белән чагыштырганда, сусаклагычы өстендәге температура җәй көннәрендә көндезге сәгатьләрдә 2–4 °С түбәнрәк, төнне 2–3 °С югарырак.

Җылы көннәр уртача 144 көн дәвам итә. Беренче көзге кыраулар гадәттә сентябрь ахырында күзәтелә, яз көне кыраулар майның беренче декадасы ахырында бетә. Кыш (һаваның уртача тәүлеклек температурасы 0°С аша узу даталары арасында) уртача 5,5 ай тирәсе дәвам итә.

Тотрыклы кар капламы ноябрьнең икенче декадасы ахырында хасил була, апрельнең беренче декадасында эри. Кар капламының уртача биеклеге – 33 см (16–66 см), кырларда кар суларының уртача запасы – 112 мм (39–202 мм).

Ел дәвамында көнбатыш җилләре өстенлек итә. Җилнең максималь тизлеге кышын күзәтелә, уртача күрсәткечләре – 5,0–5,4 м/с.

Су ресурслары

Кама Тамагы районының су челтәре Зөя һәм Идел елгалары бассейннарына керә, тыгызлыгы 0,2–0,5 км/кв.км тәшкил итә.

Кама Тамагы районы территориясендә Идел кушылдыклары: Карамалы (41 км), Мордвасу (18 км), Ишем (16 км), Мордвасу (11 км) һәм Морковка (10 км) елгалары. Елгаларның башланган урыннары янындагы участоклар Куйбышев сусаклагычында су күтәрелеп су астында калган һәм култыкларга әйләнгән.

Иделнең райондагы башка кушылдыклары кыска, аз сулы, коры вакытта кибәләр, межа вакытындагы су чыгымы 0,02–0,05 куб.м/с артмый; азсулылык территориянең геологик үзенчәлекләре, шул исәптән карст күренешләре һәм елга бассейннарын төзүче су үткәрми торган көпшәк токымнар булуы белән аңлатыла.

Кама Тамагы районының көнбатыш өлеше Зөя елгасының иң зур сулъяк кушылдыкларының берсе – Коры Үләмә елгасы белән дренажлана. Елганың озынлыгы – 46 км (районда 33 км). Бассейнының мәйданы – 629 кв.км. Межа вакытындагы су чыгымы – 0,32 куб.м/с. Район территориясендәге Коры Үләмә елгасының сул кушылдыклары: Кыярмәт (16,5 км), Мәме (14 км, районда 5 км), Саравыл (14 км), Симгә (11 км) елгалары; уң кушылдыгы – Олы Шаһиян елгасы (14 км, районда 6 км). Җәйге эссе вакытта елгалар су асты сулары белән туена.

Көнчыгыштан Кама Тамагы районы Идел елгасы акваториясенә кушыла. Елның салкын вакытында, ноябрь уртасында сулыкларда боз ката, бозлану чоры уртача – 140–150 көн тәшкил итә. Иделдәге шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы янындагы боз капламының калынлыгы кыш ахырына 60–80 см га җитә. Идел елгасы язгы ташу вакытында, апрельнең икенче яртысында боздан ачыла. Язгы боз китү 10–14 көнгә кадәр сузылырга мөмкин, апрельнең соңгы көннәрендә тәмамлана.

1957 елда Иделдә Куйбышев сусаклагычы барлыкка килә, Кама Тамагы ярлары янындагы киңлеге 20 км га кадәр җитә һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин. Сусаклагычтагы су биеклеге күтәрелү Иделнең сулъяк ярындагы, шул исәптән Кама Тамагы районындагы сөзәклекләрдә абразия һәм гравитация процессларын көчәйтә.

Райондагы күлләрнең гомуми мәйданы – 33,8 га, буаларның – 88 га. Күлләр район мәйданының 0,1% тәшкил итәләр. Кама Тамагы районы территориясендә күлләр аз санлы, алар карст яисә суффозия процесслары натиҗәсендә хасил булган; күбесе Идел-Зөя субүләрендә (Урман күле, Шимкүл) һәм Карамалы елгасы үзәнендә (Карамалы күле, Олыкүл) урнашкан.  

Туфрак

Район территориясендә төрле астиплардан торган соры урман туфраклары киң таралган, территориянең 80% билиләр.

Аксыл соры урман туфраклары районның көньяк-көнчыгыш өлешендә Иделнең сулъяк ярында Карамалы елгасы бассейнында һәм районның көньяк өлешендә Мордвасу елгасы бассейнында таралган. Соры урман туфракларының иң зур мәйданнары районның көньяк өлешендә Коры Үләмә һәм Ишем елгалары субүләрләрендә һәм районның көнбатыш өлешендә Кыярмәт елгасының сульяк яры буйлап һәм районның төньяк өлешендә Шарманка елгасы һәм аның кушылдыклары арасында тупланган. Коры Үләмә елгасының урта агымындагы түбән субүләрләрендә карасу соры урман туфраклары формалашакан. Елганың түбән агымындагы сулъяк ярын көлсуланган кара туфраклар били.

Район территориясенә туфракларның зоналы бүленеше – көньяктан төньякка таба туфрак астипларының эзлекле алмашынуы хас: аксыл соры урман туфраклары – соры урман туфраклары – карасу соры урман туфраклары – көлсуланган кара туфраклар. Шул ук тәртиптә туфракларның уңдырышлылыгы: гумус горизонтының калынлыгы һәм андагы гумус, туенган нигезләр күләме, туфракның физик-һәм физик-химик үзлекләре арта.

Районның көнчыгыш чиге буйлап Иделнең сулъяк ярында, шулай ук көньяк-көнбатыш һәм төньяк өлешләрендә Пермь системасының чуар төстәге балчыкларында һәм балчыксыл туфракларында формалашкан аксыл соры һәм соры урман туфраклары таралган, барлык мәйданның 39% билиләр.

Субүләрләрнең калкулыклы участокларында, известьле токымнар чыккан урыннарда кыскартылган профильле, селтесезләнгән һәм көлсуланган, известьташ калдыкларыннан торган типик кәсле-карбонатлы астиплар ята. Туфрак капламанының 7,8% кәсле-карбонатлы туфраклар тәшкил итә. Районның көньяк өлешендә Карамалы елгасы һәм аның сул кушылдыгы үзәнендә аксыл соры урман туфраклары арасында кәсле-уртача көлсу туфраклар очрый, алар территориянең 2% били.

Флора

Ботаник-географик районлаштыруга караганда Кама Тамагы районы Идел буе калкулыклы тигезләнгән киң яфраклы урманнар районына керә, төньяк өлешендә – чыршы, көньяк өлешендә корычагач үсә. Башлыча бореаль элементлар катнаш (сәрдәле, төкле күрәнле, сырмавыклы) имән һәм юкә-имән киң яфраклы урманнары таралган. Иң зур урман мәйданнары Коры Үләмә һәм Идел елгалары арасындагы субүләр урыннарны били. Районның урманлылыгы ТРда иң түбәне – 8,3%.

Куаклы-кыяклы-далаланган формацияләр һәм болыннар хас: субүләр текә битләүләрен – ксерофит-төрле үләнле-далаланган, сөзәк битләүләрен кыяклы-рудераль болыннар били. Үлән капламы әрем, кычыткан, төлкекойрык, болын тукранбашы, шулай ук чүп үләннәр – чыпчык аягы, ланцетлы бака яфрагы, кыр билчәне, иенке шайтан таягы һәм башка үсемлекләрлән тора.

Болын биоценозлары биотөрлелекне саклау һәм арттыру күрсәткече булган рефугиумнар – файдалы энтомофаунаның, башка умырткасызларның һәм умырткалыларның сыену урыны ролен башкаралар.

ТРның Кызыл Китабына кертелгән үсемлек төрләре очрый: йолдыз чәчәк, кызыл сөркәбаш, чын башмакчәчәк, куе кызыл йод үләне һ.б. Районның биологик төрлелеген 1117 үсемлек төре тәшкил итә (биотөрлелек коэффициенты – 0,81).

Фауна

Район территориясендә урманнарда һәм ачык җирләрдә яшәүче хайваннар очрый. Урманнарда имезүчеләрдән – поши, бүре, төлке, ак куян, гади тиен, урман көзәне; кошлардан – карчыгалар, байгыш, колаклы ябалак, күке, тукраннар яши. Болын далалары участоклары өчен соры һәм гади тычкан, кыр тычканы, гади әрлән, үр куяны хас. Кимерүче хайваннардан ТРның Кызыл Китабына кертелгән төрләр: зур һәм соры йоклачы, соры әрлән, дала чуары, зур кушаяк билгеләнгән.

Кошлардан ачык биотипларда тәкәрлекләр һәм сиртмә койрыклар өстенлек итә. Сусаклагычы ярлары буйлап биек агачларда кара тилгән, торымтай, соры челән оялый. Идел яры буе зонасында язгы кайту һәм көзге китү чорында су яны һәм суда йөзүче кошлар: диңгез һәм бүрекле карагай, ала чумгалак, кызыл башлы чумгалак, кыр үрдәге, киңборын, чүрәкәйләр, ак маңгайлы һәм соры казлар, ындыр казы, чыелдык каз, кызыл түшле казарка, сары борынлы аккош һәм башка кошлар җыелуы күзәтелә.

ТРның Кызыл Китабына гади шөпшәашарлар, кәрлә каракош, саескан-шөлди, кечкенә акчарлак, ак ябалак, гади төн күгәрчене, гади яр чыпчыгы, һөдһөд, яшел тукран һәм башка кошлар кертелгән.

Районда сөйрәлүчеләр һәм җир-су хайваннарыннан – яшел гөберле бака, күл бакасы һәм очлы башлы бака, җитез кәлтә, гади тузбаш очрый; ТРның Кызыл Китабына кертелгән төрләрдән гади кара елан һәм бакыр елан билгеләнгән.

Саклана торган территорияләр

Район территориясендә 10 аеруча саклаулы табигать территориясе бар:

  • ландшафт профильле төбәк күләмендә әһәмиятка ия дәүләт табигать тыюлыклары – Лобач тавы, Лабыш таулары,
  • табигать истәлекләре – Байкүл күле, Урман күле, Юрьев мәгарәсе, Зимовье мәгарәсе, Богородица һәм Коннодол мәгарәләре, Тәмте кылган даласы, Антоновка чокырлары.

Байкүл – субүләр күл, формасы озынча түгәрәк, карст процессы нәтиҗәсендә хасил булган. Кама Тамагы районының Кече Карамалы авылыннан 1,2 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Су өслегенең мәйданы 3,93 га, озынлыгы 340 м, иң зур киңлеге 130 м, уртача тирәнлеге 3 м, иң тирән урыны 5,9 м, су күләме 98,4 мең куб.м.Җир асты сулары исәбенә туена.

Урман күле – субүләр күл, формасы озынча түгәрәк, карст процессы нәтиҗәсендә хасил булган. Олы Кариле авлыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Су өслегенең мәйданы 0,67 га, озынлыгы 80 м, иң зур киңлеге 60 м, уртача тирәнлеге 1,0 м, иң тирән урыны 5,9 м, су күләме 12 меңләп куб.м. Җир асты сулары исәбенә туена, тотрыклы.

Юрьев мәгарәсе – карст процессы нәтиҗәсендә хасил булган спелеология системасы. Идел елгасының уңъяк ярында, шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогыннан 4,5 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Мәгарә Пермь системасының югары Казан асъярусы утырмаларында, гипс белән «күзәнәкле чакматаш» серияле доломит түбәләренең үзара бәйләнешкән урында урнашкан. Җир асты коридорлары, заллар, юллар һәм куышлар системасыннан тора. Гомуми озынлыгы 410 м, уртача киңлеге 12 м. Иң зур зал – «Гипс» залы, биеклеге 4 м, киңлеге 13 м, озынлыгы 27 м. Мәгарә эчендә – йомык гипс коелары һәм гаҗәеп формалы әверелмәләр, саркыма капламнар, сталактитлар, гелектитлар, пәрдәләр рәвешендәге кальцит ясалмалары. Тирәнлеге (биеклеге) 4 м һәм диаметры 0,5 м булган «орган торбалары», минераллардан – ангидрит, мәрмәр ониксы, халцедон һәм башкалар очрый.

Зимовье, Богородица һәм Коннодол мәгарәләре – табигый-антропоген процесслар нәтиҗәсендә хасил булган спелеология системасы һәм аны әйләндереп алган ландшафт-морфологик комплексы (урманнар, ерым-сызалар системасы, кыялар, киртләчләр һәм башкалар). Мәгарә Пермь системасының югары Казан асъярусы утырмаларында, «подбой» серияле гипслар белән «соры таш» серияле доломит түбәләренең үзара бәйләнешкән урында урнашкан. Җир асты коридорлары-заллары системасыннан тора. Бу җирлек өчен типик токымнар һәм минераллар (доломит, балчык, массив һәм кристаллик гипс төрләре, «Мария пыяласы», селенит, шулай ук – ангидрит, халцедон һ.б.) ачыла. Бальнеологик һәм рекреацион үзлекләргә ия, экскурсияләр өчен яраклы.  

Тәмте кылган даласы Иделнең уңьяк яры сөзәклегендә, Тәмте авылыннан көньяктарак урнашкан. Мәйданы 41,12 га. Идел елгасының уңъяк ярындагы коры үзәнле болыннар. Дала үсемлекләренең 30 лап төре, шул исәптән дала кылганы (ТРның Кызыл Китабына кертелгән) үсә.

Лобач тавы – Кама елгасы башланган урынга каршы Иделнең уңъяк ярында, шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогыннан 1,5–2 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан калкулык (абсолют биеклеге 136 м). Мәйданы 232,06 га. Ландшафт, тарихи һәм геологик истәлекләрне, болын һәм дала үсемлекләрен берләштергән Идел буе калкулыгы тавы. Иделнең текә ярларында Пермь системасы токымнары – доломитлар һәм известьташлар – «соры таш» җыелмасы, гипсланган доломитлар – «шиханнар» җыелмасы, аргиллитлар һәм мергельләр – «күзәнәкле чакматашлар» җыелмасы ачыла. 1937 елда Лобач тавы янындагы ерымда 2 тулы мамонт скелеты табыла. Территориясендә 13 археология истәлеге – палеолит заманына караган торулыклар һәм б.э.ның 1 нче меңьеллыгына нисбәтле авыллыклар бар. Гражданнар сугышы окоплары һәм траншеялары калдыклары сакланган. ТРның Кызыл Китабына кертелгән үсемлек (известь мәкәсе) һәм хайван (тимгелле йомран, авыл аюкүбәләге) төрләре бар.

Лабыш таулары Морковка елгасы текә ярында Лабыш авылыннан төньяктарак урнашкан. Мәйданы 189,98 га. Имән-юкә урманнары (элекке «крәстиян бакчалары») кылганлы болын далалары белән чиратлаша. ТР флорасы өчен сирәк булган үсемлек төрләре: чын башмакчәчәк, куе кызыл яфраклы йод үләне, черки шәрә бизлеге, каурый кылган очрый. Хайваннардан кабан дуңгызы, гади төлке, җитез кәлтә, гади тузбаш, арыслан бөҗәк, махаон билгеләнгән.

Антоновка чокырлары Идел буе калкулыгының Зөя-Идел елгалары арасында Антоновка авылы янында урнашкан. Мәйданы 243, 5 га. Рельефы нык челтәрләнгән, чокыр һәм сызалар белән телгәләнгән. Өске капламы Пермь системасының татар ярусы, известьташ һәм комташ катламнары белән аралашып, чуар төстәге балчык һәм мергельләрдән түшәлгән; су өстенә якын кыяларда Казан ярусының известьташ һәм доломит катламнары ачыла. Тәтеш урман хуҗалыгы тарафыннан 1960 елда һәм шуннан соңгы елларда утыртылган нарат, имән, каен урманнарыннан гыйбарәт. Өрәңге, юкә, имән катнаш урманнар сакланып калган.

Икътисад

Кама Тамагы районы икътисадының төп тармагы – авыл хуҗалыгы.

Авыл хуҗалыгы җирләре – 70,2 мең га, шул исәптән сөрүлек җирләр 55 мең га мәйданны били (2019 ел). Сабан һәм уҗым бодае, уҗым арышы, арпа, борчак, солы игелә, бәрәңге, шулай ук техник (көнбагыш, рапс, шепкән) һәм терлек азыгы (кукуруз, күпьеллык һәм берьеллык үләннәр) культуралары үстерелә.

Ит-сөт терлекчелеге, бакчачылык үсеш алган. Барлык хуҗалык категорияләрендә – мөгезле эре терлек 10,1 мең баш, барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында кошлар 22,3 мең баш тәшкил итә.

2020 елда районда 5 зур авыл хуҗалыгы предприятиесе («Нармонка» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 1 нче һәм 2 нче филиаллары, «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Олы Кариле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Новагротех» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) һәм 41 крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли.

Районда төзелеш (гипс нигезендә төзелеш материаллары җитештерү, Сөйки авылында «Гипс компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), чимал табу (гипс чыгару, шәһәр тибындагы Тенеш поселогында «Кама Тамагы гипс чыганагы» ачык акционерлык җәмгыяте; известь оны һәм вак таш чыгару, Красновидово авылында «Татагрохимсервис» акционерлык җәмгыятенең «Матюшинский карьер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы), азык-төлек (сыр җитештерү, шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогында «Камамбер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), суднолар төзү ( суднолар ремонтлау, шәһәр тибындагы Куйбышев Затоны поселогында («Флотның В.Куйбышев исемендәге суднолар ремонтлау базасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) сәнәгать предприятиеләре эшли.

Апас, Буа һәм Тәтеш районнары территорияләрендә урнашкан Тәтеш урманчылыгы бар. Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 37632 га. 4 урманчылык –  Кариле (10348 га, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш районнары), Тархан (6806, Тәтеш районы), Тәтеш (10656 га, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш районнары), Урюм (9822 га, Тәтеш районы) участокларыннан тора.

Юллар челтәре

Район территориясеннән Кама Тамагы – Апас, Кама Тамагы – Югары Ослан, Кама Тамагы – Тәтеш региональ автомобиль юллары уза. Шәһәр тибындагы Кама Тамагы, Куйбышев Затоны, Тенеш, Красновидово, Тәмте поселокларында пристаньнәр бар.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә 2 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 2 башлангыч, 2 тулы булмаган урта, 8 урта гомуми белем бирү мәктәбе, кадетлар мәктәп-интернаты, 11 балалар бакчасы эшли.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре: Балалар музыка мәктәбе, Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбе бар.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә район Мәдәният йорты, 34 авыл мәдәният йорты һәм клубы, Үзәк һәм Балалар район китапханәсе, 23 авыл китапханәсе, 3 музей эшли.

Райондагы Төбәк тарихы музее шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогында 1992 елда ачыла (экспозиция мәйданы – 236 кв.м, фондларында 8200 саклау берәмлеге исәпләнә, төбәк тарихы һәм табигате, сугыш даны, районның бүгенге торышы турында материаллар урын алган).

Туфан Миңнуллин музее шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогында 2012 елда ачыла (мәйданы 124,3 кв.м, драматургның тормышына, иҗатына һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган бүлекләр урын алган).

А.М.Горький музее Красновидово авылында 1979 елда ачыла (экспозиция мәйданы – 144 кв.м, фондларында 850 саклау берәмлеге исәпләнә, әдипнең төбәккә килгән вакыты белән бәйле материаллар тәкъдим ителгән, кибет, бүлмә, крәстиян йорты интерьеры торгызылган).

Районда 84 клуб үзешчән халык иҗаты коллективы бар, шулардан 8 «халык» исемен йөртә:

  • «Мордовские узоры» фольклор коллективы (Мордва Каратае авылы),
  • «Калейдоскоп» вокальинструменталь ансамбле (Тәмте авылы),
  • «Нур» театр коллективы (Келәнче авылы),
  • «Волжанка» рус халык хоры,
  • «Вообрази» балалар театр коллективы (икесе дә шәһәр тибындагы Куйбышев Затоны поселогында),
  • «Вересень» ветераннар хоры (шәһәр тибындаггы Кама Тамагы поселогы),
  • «Ак калфак» драма халык театры (Иске Барыш авылы),
  • «Оберег» вокаль ансамбле (Красновидово авылы).

Районның туристик-рекреацион потенциалына туристик һәм тарихи-танып белү юнәлеше хас. Районда:

  • Юрьев мәгарәсе (1986 елдан табигать истәлеге; Идел елгасы ярында, шәһәр тибындагы Тенеш поселогыннан 1,8 км көньяккөнчыгыштарак),
  • Лобач тавы (1991 елдан табигать тыюлыгы; шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогыннан көнчыгыштарак),
  • кенәз Гагариннар утар сарае (XIX йөз уртасы; Татар зональ тәҗрибә станциясе поселогы),
  • Троица чиркәве (1796 ел; Тәмте авылы),
  • Рождество чиркәве (1761; Бортас авылы),
  • мәчет (1910 ел; Кече Карамалы авылы),
  • Троица чиркәве (1813; Сөйки авылы);
  • «Камский трофей» кунакханә комплексы (шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы) һ.б.;
  • музейлар: Төбәк тарихы һәм Т. Миңнуллин музейлары (икесе дә шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы), А.М.Горький музее (Красновидово авылы).

Юкка чыккан Чернышёвка авылы урынында Духосошествие чиркәве урнашкан (ясалма рус юнәлешендәге эклектика стилендә дини архитектура истәлеге), 1855 елда алпавыт А.С.Левашёва акчасына төзелә.

Районда 28 мәчет һәм 9 чиркәү эшли.

Татар һәм рус телләрендә «Идел таңнары» – «Волжские зори» район газетасы нәшер ителә. 1932 елда «Вперед» – «Алга» исеме белән чыга, 1938 елда «Красное знамя» исеме «Кызыл байрак» итеп үзгәртелә, 2000 елдан хәзерге исеме.

Район территориясендә 69 археология истәлеге (югары палеолит чорыннан башлап Урта гасырларга кадәр) табыла.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау системасында Үзәк район хастаханәсе, 2 дәвалау амбулаториясе (Тәмте авылы, шәһәр тибындагы Куйбышев Затоны поселогы), дәваханә, 32 фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Спорт

Спорт инфраструктурасы 126 спорт корылмасын берләштерә, шул исәптән 98 яссы мәйданлы спорт корылмасы, 17 спорт залы, стадион, «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы (шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогы; 2 бассейнны, күп функцияле спорт, тренажерлар һәм көрәш, спорт гимнастикасы залларын үз эченә ала).

Күренекле кешеләре

Районда:

  • Советлар Союзы Герое М.А.Чирков;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары Л.В.Гыйззәтдинов, Г.Г.Маликов, М.Н.Насыйбуллин, С.С.Хәмидуллин;
  • Дан ордены тулы кавалеры Н.Г.Ларягин;
  • дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре Ә.Б.Баһаветдинов, Ф.Б.Баһаветдинов, И.И.Гыйльметдинов, К.Х.Исмаев;
  • фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләре М.Ш.Әблиев, Ф.Ш.Әхмәтҗанов, З.З.Әхтәмова, Д.Б.Баһаветдинова, Г.М.Заһретдинов, И.Г.Закирова, Г.Җ.Җиһаншин, С.Н.Карасёв, А.В.Костерин, А.М.Медведев, Җ.С.Миңнуллин, Т.А.Миңнуллин, Р.Н.Мифтахов, В.И.Морозов, А.А.Надысева, З.З.Рәмиев, Г.И.Розанова, Н.З.Сафиуллин, Ф.З.Сөләйманова, Ф.С.Юнысов һ.б. танылган кешеләр туган.

Юкка чыккан торак пунктларда туган танылган кешеләр:

  • Ә.Б.Баһаветдинов (1925, Әмәкәй авылы – 2002) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе (1983–1985 елларда), РСФСР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары (1985–1990 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы (өч тапкыр), Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры;
  • Ф.Б.Баһаветдинов (1932, Әмәкәй авылы – 2008) – хакимиятхуҗалык эшлеклесе, ТАССРның сәүдә министры (1979–1987 елларда), ТРның Бәяләр буенча дәүләт комитеты рәисе (1987–1994 елларда), Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» (ике тапкыр) орденнары кавалеры;
  • Д.Б.Баһаветдинова (1932, Әмәкәй авылы – 2005) – музей хезмәткәре, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре;
  • Н.Б.Борһанова (1924, Әмәкәй авылы – 2001) – тел галиме, филология фәннәре кандидаты;
  • И.Г.Закирова (1968, Казыево Ключищи поселогы) – фольклорчы, филология фәннәре докторы;
  • А.М.Митин (1914, Шаршаланы авылы— 1985 елдан соң) – хәрби җитәкче, полковник, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак (дүрт тапкыр) орденнары кавалеры.

Әдәбият

Абдулбариева Т. Киләчәк буын кичерерме? // Мәдәни җомга. – 2001. – 8 июнь.

Абсалямова А. Спасительные выходные // Идель. — 2019. – № 9. – С. 74–77.

Бабаев Г. Беда и боль нагорного края. – Тетюши, 2003. – 98 с.

Бахтин А. Императорский питомник // Право и жизнь в Татарстане. – 2017. – № 2 (март). – С. 50–51.

Беркутов В.М. Дореволюционные школы на территории Татарстана: Историко-педагогический справ. – Казань, 2007. – 420 с.

Бондаревская О. В гору со временем // Татарстан. — 2014. – № 9. – С. 86–89.

Бондаревская О. Дорога в тартарары и обратно // Татарстан. – 2014. – № 7. – С. 68–70.

Вафина Т. Камский судак и его туристические особенности // Татарстан. –2016. – № 7. – С. 52–57.

Вафина Т. Особенности национальных сабантуев: самый модный // Татарстан. – 2010. – № 7. – С. 102–103.

Вафина Т. Свободный Труд // Татарстан. – 2020. — № 10. – С. 82–87.

Гарафиев З. Камско-Устьинский район: точки роста // Местное самоуправление в Татарстане. – 2012. – № 2 (июнь). – С. 14–17.

Гарипова Ф. История в названиях. – Казань, 1995. — 287 с.

Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан: 2 җилд. – Казан, 2001–2003.

Гарипова Ф. «Балтач» исемле авыллар тарихы // Мәгариф. – 2001. – № 12. – Б. 61–62.

Гарипова Ф. Рухи башкалабыз: мәшһүр татар авыллары. – Казан, 2005. – 247 б.

Гарифуллина Д. Кечкенә Швейцария // Шәһри Казан. – 2020. – 16 июнь.

Гәрәфиев З. Ярдәм сизелә, нәтиҗәсе күренә // Татарстан. – 2007. – № 2. – Б. 50.

Гимадова Г. Старик и Кама // Идель. – 2016. – № 8. – С. 10–11.

Гунько А.А. Пещеры и подземелья Татарстана: Очерки о естественных пещерах, старинных горных выработках и подземных архитектурных сооружениях. – Казань, 2018. – 248 с.

Гүзәл Кама Тамагы = Камское Устье – жемчужина природы / Авт.-төз. Х. Бәдретдинов. – Казан, 2006. — 576 б.

Закиров Л. Идел буендагы сусыз яшелчә // Татарстан. – 2016. – № 9. – Б. 72–73.

Закиров Л. К Туфану Миннуллину – в Мереткозино // Татарстан. – 2016. – № 9. – С. 66–69.

Ильин Ю.А., Хамитова Р.И. Утерянный рай: Очерки об угасших и угасающих деревнях Камско-Устьинского района. – Казань, 2011. – 95 с.

Кама Тамагы районы. 70 ел: Фотобуклет. – Казан, 2000. – 14 б.

Кама Тамагы районы: Фотобуклет. – Казан, [2004]. – 18 б.

Камско-Устьинский район. Потенциал развития: Тематическая подборка, посвящ. Камско-Устьинскому району // Элита Татарстана. – 2012. — Окт. – С. 59–71.

Кәбирова Л. Туфан Миңнуллин авылы: Олы Мәрәтхуҗа бүген нишләп ята? // Шәһри Казан. – 2014. – 6 нояб.

Миннигалеева А. Где добывают чудо-камень и сливаются Волга с Камою // Аргументы и факты. — 2020. – 26 авг. – 1 сент.

Миннуллина Н. Село Красновидово – это не только «Яблочный Спас» // Казанские ведомости. — 2019. – 11 дек.

Мозаффар Э. Бер кешеле авыл // Шәһри Казан. – 2018. – 19 сент.

Мозаффар Э. Кешесез авыл // Шәһри Казан. – 2017. – 16 авг.

Мусин Р. Жемчужина Поволжья // Татарстан. – 2008. – № 7. – С. 50–53.

Мустафин М.Р. География населения и населённых пунктов Татарстана. – Казань, 1993. – 78 с.

Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Все о Татарстане: экономико-географический справ. – Казань, 1992. — 176 с.

Мы с Волги. – Казань, 2007. – 82 с.

Населенные пункты Республики Татарстан. – Казань, 1997. – 392 с.

Осипова Е. Теньковское имение князей Гагариных в XIX // Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2013. – № 3/4. – С. 206–213.

Осокин Д. Затон им. Куйбышева // Татарстан. – 2014. – № 5. – С. 72–75.

По Волге от Казани до Булгар. – Казань, 1999. – 19 с.

Покровская Е. Камско-Устьинский район: простор воплощённых желаний // Республика Татарстан. – 2014. – 14 авг.

Приволжские города и селения в Казанской губернии. – Репр. изд. 1892 г. – СПб., 2011. – 228 с.

Рафиков М. Авыл чишмәләре белән бәхетле // Мәдәни җомга. – 2002. – 20 сент. – Б. 15.

Рафиков М. Саланың үз хәяте // Мәдәни җомга. – 1998. – 6 нояб.

Рахматуллин Г. Пещеры в полгоры // Казань. – 2013. – № 8. – С. 90–103.

Рәмиев З.З. Булды сугыш, күрде авыл... – Казан, 2005. – 48 б.

Рәмиев З. Тарихи чыганакларда «Карамалы» // Шәһри Казан. – 2007. – 21 апр.

Рәмиев З.З. Уразлы (Уразлино, Иске Каратай) авылы үткәненнән. – Казан, 2004. – 142 б.

Республика Татарстан: Природа, история, экономика, культура, наука. – 2-е изд., доп. – Казань, 2015. – 193 с.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX в.). – Казань, 1995. – 279 с.

Саттарова Ә. Туган ягым – горурлыгым // Мәгариф. –2012. – № 6. – Б. 8–9.

Сәгъди Р. Мәгарә // Казан утлары. – 2019. – № 8. — Б. 156–159.

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. – Казань, 1999. – 458 с.

Спасские сказания (из прошлого и настоящего города Болгар и Спасского района Татарстана). – Казань, 2003. – 431 с.

Список населенных мест Казанского уезда, с кратким их описанием. – Казань, 1885. – 20 с.

Столярова Г.Р. Мордва-каратаи, кто вы? // Актуальное национально-культурное обозрение. – 2004. – № 1 (9). – С. 44–47.

Субботкин А. Красен вид на волжские просторы // Республика Татарстан. – 2006. – 9 сент.

Субботкин А. Мордовские узоры татарстанской глубинки // Республика Татарстан. – 2013. – 21 марта.

Сункишев А.Г. Истәлекле биналар, истәлекле урыннар = Памятные здания, памятные места: Апас. Кайбыч. Тәтеш. Югары Ослан. Буа. Кама Тамагы. – Казан, 2009. – 172 б.

Сункишев А.Г. Югалган авыллар: Апас. Кайбыч. Кама Тамагы. Тәтеш = Исчезнувшие села: Апастово. Кайбицы. Камское Устье. Тетюши. – Казан, 2011. – 196 б.

Татарстан чишмәләре = Родники Земли Татарстана: Фотоальбом. – Казан, 2008. – 191 б.

Туган авылым Олы Яңасала / Авт.-төз. Д.Дәүләтшина. – Казан, 2018. – 351 б.

Усачёв Р. Каратай Мордовский, а язык татарский // Наш дом Татарстан. –2018. – сент. (№ 4). – С. 54–55.

Фазылова Р. Тарихлы, серле Олы Кариле // Татарстан. – 2019. – № 8. – Б. 84–88.

Хәмидуллин Л. Атабай // Шәһри Казан. – 2015. – 3 июль.

Хәмитова Р. Хәстәрле хатирәләр // Шәһри Казан. — 2003. – 27 сент.

Хәмитова Р.И. Яза каләм Келәнче, Бәки кылганнарын. – Казан, 2014. – 360 б.

Якушева Ф. Сюкеевские истоки // Республика Татарстан. – 2009. – 27 февр.

Якушева Ф. Теньки на ветрах времени // Республика Татарстан. – 2016. – 11 авг.