Географик урыны

Татарстан Республикасының көнбатыш өлешендә, Татарстанның Апас, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары, Чуашстан Республикасы белән чиктәш урнашкан.

Гомуми мәгълүмат

1927 елның 14 февралендә оештырыла.

Район үзәге – Олы Кайбыч авылы.

Мәйданы – 995,4 кв.км.

2018 елда халык саны – 13878 кеше.

Милли составы:

татарлар – 66,5%,

руслар – 27,4%

Район составына 57 торак пункт керә.

Тарихы

Район 1927 елның 14 февралендә Ульянково районы буларак оештырыла. Район үзәген Ульянково авылыннан Олы Кайбыч авылына күчерү сәбәпле (1927 елның 1 августы), Кайбыч районы дип үзгәртелә. Район чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә.

1920 елга кадәр – территориясе Казан губернасының Зөя һәм Тәтеш өязләренә, 1920–1927 елларда ТАССРның Зөя кантонына керә.

Оештырылган вакытында аның составына 45 авыл советы, 76 торак пункт керә, аларда 56905 кеше яши (шуларның 31043е – татарлар, 24649ы – руслар, 1213е – башкалар).

Район чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1940 елда Кайбыч районының мәйданы 1184 кв.км тәшкил итә, халык саны – 56,7 мең кеше, авыл советлары – 40, торак пунктлар – 91. 1944 елның 19 февралендә районның бер өлеше яңа оештырылган Подберезье районына күчерелә (1956 елның 14 маенда кире кайтарыла). 1960 елда районның мәйданы 1185,3 кв.км тәшкил итә, 20 – авыл советы, 84 торак пункт исәпләнә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Кайбыч районы бетерелә, территориясе Буа районына бирелә. 1964 елның 4 мартында Апас районына бирелә. 1991 елның 19 апрелендә яңадан торгызыла.

2017 елга район мәйданы 995,4 кв.км тәшкил итә, халык саны – 14046 кеше (2002 елгы халык санын алу буенча, 16116 кеше, шулардан татарлар – 66,5%, руслар – 27,4%). Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 14 кеше.

Административ-территориаль бүленеше

Хәзерге вакытта район составына 17 авыл җирлегенә берләштерелгән 57 торак пункт керә:

  • Багай (Багай, Арыслан, Кодыбирде, Салтыган авыллары),
  • Олы Кайбыч (Олы Кайбыч, Симәки, Иске Чәчкаб, Афанасьевка авыллары),
  • Олы Подберезье (Олы Подберезье, Кече Подберезье, Каргалы, Плетени, Сосновка авылары),
  • Олы Урсак (Олы Урсак, Бушанча, Кече Урсак, ЧүкриАлан авыллары),
  • Борындык (Борындык, Шуширмә авыллары),
  • Колаңгы (Колаңгы тимер юл станциясе поселогы, Бәли, Кече Колаңгы авыллары),
  • Кошман (Кошман авылы,Урсак урманчылыгы поселогы),
  • Кече Мәми (Кече Мәми, Имәнле Бортас, Малалла авыллары, Яңа Патрикеево поселогы),
  • Мәлки (Мәлки, Иске Буа, Байморза, Яңа Буа авыллары),
  • Мөрәле (Мөрәле авылы, Зур Колаңгы поселогы),
  • Надеждино (Надеждино, Кичкеево, Морат авыллары, Репьёвка, Чистые Ключи поселоклары),
  • Иске Тәрбит (Иске Тәрбит, Соравыл, Камыллы авыллары),
  • Ульянково (Ульянково, Корноухово, Победа авыллары, Воскресенский поселогы),
  • Фёдоровский (Фёдоровский авылы),
  • Хуҗа Хәсән (Хуҗа Хәсән, Турминский, Кушкүл авыллары, Александровка поселогы),
  • Чүти (Чүти, Олы Тәрбит авыллары),
  • Ябалак (Ябалак, Бәрлебаш, Кече Кайбыч, Морза Бәрлебашы авыллары).

Геологик төзелеше

Кайбыч районы территориясе төбәк-тектоник планда Казан-Киров бөгелеше белән Токмово гөмбәзенең көнчыгыш авышлыгы тоташкан зонага керә. Тектоник төзелешендә 2 структур кат аерыла: түбәнге – кристаллик фундамент, ул архей яшендәге токымнардан гыйбарәт һәм югары – утырма каплам, фанерозой катламнардан тора.

Утырма капламның өстәге катламнарының геологик төзелешендә Пермь, неоген һәм дүртенчел катламнар катнаша. Пермь системасына 3 – Урал буе, Биармия һәм Татар бүлекләре керә. Пермь системасының түбәнге катламнары (Ассель һәм Сакмар яруслары) доломитлар һәм ангидрит һәм гипс катламнары булган известьташлардан тора. Ассель, Сакмар һәм, сирәгрәк, Уфа ярусларының карбонатлы һәм карбонатлы-сульфатлы токымнарының карстланган өслегендә Казан ярусының су белән юылган терриген-карбонатлы һәм карбонатлы утырмалары ята, алар гомуми зурлыгы 105 метрга кадәр түбәнге һәм югарыгы асъяруслар утырмаларыннан гыйбарәт.

Түбәнге Казан асъярусы күбесенчә карбонатлы токымнардан – известьташ, балчык, мергель, доломит, гипслардан тора. Югарыгы Казан асъярусы составында 4 катлам аерыла: Казан яны, Печище, Югары Ослан һәм Моркваш.

Татар бүлеге төзелешендә кызыл төстәге комлы-балчыклы һәм чуар төстәге карбонатлы-балчыклы күл-лагуна утырмалары билгеле роль уйный. Шулай ук мергельләр, юка катламлы известьташлар, доломитлар, комташлар таралган. Неоген утырмалар Зөя елгасы һәм аның кушылдыкларының борынгы үзәннәрендә ята. Аллювиаль, сирәгрәк аллювиаль-күл һәм күл-сазлык утырмаларыннан гыйбарәт, алар неогенның (плиоцен) соңгы чорында формалаша.

Дүртенчел утырмалар елга террасаларын формалаштыра һәм үзәннәрнең текә сөзәклекләреннән тыш, хәзерге үзәннәр белән кушылган субүләрләр авышлыкларында һәм субүләрләрдә тарала. Утырма катламнарның калынлыгы 10 см дан 20–35 см га кадәр үзгәрә.

Дүртенчел комплекслар аллювиаль, элювиаль-делювиаль һәм элювиаль утырмалардан тора.

Рельеф

Район Идел буе калкулыгы чикләрендә урнашкан, рельефы ерым-сызалар челтәре белән бүлгәләнгән эрозион-денудацион тигезләнү өслегеннән һәм Зөя елгасы һәм аның кушылдыклары үзәненең хәзерге аккумулятив өслегеннән гыйбарәт.

Район территориясе – 150–200 м биеклектәге һәм төньякка таба авыш калкулыклы тигезлек. Көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта Гөбенә–Бәрле–Чирмешән елгалары субүләрләрендә – абсолют биеклек 180–210 метр, төньяк-көнчыгышта 60–100 метр тәшкил итә.

Яссы һәм яссы-кабарынкы биеклекләре булган өслекле дулкынсыман тигезлекләр текәлеге 35° булган сөзәк битләүләр белән алышына.

Гөбенә елгасы үзәннәре, кече елгалар үзәннәре сөзәклекләре һәм зур сызаларның тугай һәм тугай өсте террасаларының бүлгәләнмәгән комплексы күренә. Ерым-сызалар челтәре тыгызлыгы 0,3–0,5 км/кв.км тәшкил итә.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә Фёдоров известь мелиорантлары (известьташ, вакташ, известьташ оны) чыганагы эшкәртелә.

Җир асты байлыкларының бүленмәгән фондына караган руда булмаган файдалы казылмалар чыганаклары бар, алар сәнәгатьтә эшкәртелми (кирпеч-чирәп чималы, төзелеш эшләре өчен ком, бентонит балчыклар, торф).

Климаты

Климаты уртача-континенталь: чагыштырмача дымлы һәм җылы җәй, салкынча һәм уртача-карлы кыш.

“Олы Кайбыч” метеостанциясендәге күзәтүләр мәгълүматлары буенча, 1966–2004 елларда уртача еллык һава температурасы 3,9°С тәшкил итә. Иң җылы ай – июль, уртача температура 19,3°С, иң салкын ай – гыйнвар, уртача температура –11,9°С. Абсолют минимум гыйнварда –46,5°С, абсолют максимум июльдә 38,5°С билгеләнгән.

Җылы көннәр 136 көн дәвам итә. Беренче көзге кыраулар гадәттә сентябрьнең 3 нче декасында күзәтелә, язгы кыраулар майның 2 нче декадасы башында бетә, сирәгрәк июньнең 1 нче декадасында да булырга мөмкин. Кыш 5 ай дәвам итә.

Кар катламы октябрь ахырында, тотрыклы кар катламы ноябрьнең 2 нче декадасында барлыкка килә, ул уртача 141 көн тора. Апрель уртасында гына кар эреп бетә. Кар территориядә тигез ятмый, буран вакытында чокырларгы тутыра. Кар катламының уртача биеклеге – 32 см (12–68 см), кырларда кар суы запасы – 109,6 мм (37–238 мм).

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 476 мм, шуның 326 мм (68%ы) җылы чорда (апрель–октябрь) ява.

Ел әйләнешендә – көньяк (22,3%), гыйнварда – көньяк-көнбатыш (21,7%), июльдә – төньяк-көнбатыш (17,7 %) юнәлешендәге җилләр өстенлек итә.

Су ресурслары

Кайбыч районында иң зур елга –Зөя (озынлыгы 377 км; шул исәптән район территориясендә – 15 км). Районда елга үзәне асимметрияле: уң яры Пермь яшендәге карбонатлы токымнардан тора, текә һәм калку; сул яры түбәнрәк һәм сөзәк, анда аллювиаль террасалар һәм киң (3 км га кадәр) тугай урнашкан, ул таллыклар, саз үсемлекләре һәм күлләр-елганың иске юллары белән капланган. Шундый сулыклар Кече Мәми, Борындык авыллары, Яңа Патрикеево поселогы тирәләрендә бар.

Зөя су асты сулары белән яхшы туена һәм ел әйләнәсендә суы күп була. Гидрология режимы югары су ташкыны һәм түбән межа (челлә) белән характерлана. Язгы су ташу уртача 26 көн дәвам итә, ул вакытта еллык агышның 52%ы ага. Борындык авылы янында гидрологик постта су күтәрелеше 6–7 метрга җитә.

Апрельнең беренче яртысында боз китә, елганың текә борылышларында, елга юлының тарайган урыннарында, күпер терәкләре янында боз тыгыла. Салкын вакытта елгада боз ката һәм 140 көнгә кадәр дәвам итә. Кыш азагына бозның калынлыгы 90–95 см га җитә.

Район территориясендә Зөянең барлык кушылдыклары – сул кушылдыклар (Гөбенә, Бәрле, Имәнле). Аларның иң озыны – Гөбенә елгасы, районның көнбатыш һәм төньяк чикләре буйлап ага. Елганың озынлыгы 165 км, шул исәптән Кайбыч районында – 49 км (елганың район чиге булган участокларын да исәпкә алып – 92 км), бассейны мәйданы 2480 кв.км . Елга үзәне киң, тугаенда күлләр-елганың иске юллары күп, акрын агымлы. Җир асты сулары чыккан урыннарда елганың аерым участоклары кыш буе катмый. Кайбыч районы территориясендә Гөбенә елгасына сул кушылдыгы – Ырым елгасы кушыла (озынлыгы 45 км, шул исәптән районда 14 км).

Бәрле елгасы районның үзәк өлеше буйлап ага, аның бассейны тулысынча район территориясенә керә. Елганың су җыелу урыны дулкынсыман тигезлектән гыйбарәт, ул тирән булмаган елга үзәннәре, ерымнар һәм сызалар белән бүленгән. Озынлыгы 48 км, бассейны мәйданы 385 кв.км . Елганың су юлы тар, сай һәм бормалы. Кушылдыкларының иң зурысы – Бәрле елгасы (озынлыгы 17 км, бассейны мәйданы 122 кв.км).

Имәнле елгасы районның көньяк-көнчыгыш өлеше буйлап ага. Озынлыгы 31 км (районда 18 км), бассейны мәйданы 147 кв.км. Елга аз сулы, корылык вакытында суы елга тамагына җитми, Зөя тугаеның җиңел үткәзүчән комлы утырмаларында югала.

Туфрак

Район территориясендәге туфрак капламында соры урман һәм кара туфраклар киң таралган, алар аның 67,4%ын һәм авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең 16,7%ын били.

Ачык-соры урман туфраклары башлыча районның төньяк-көнбатыш өлешендә, Гөбенә елгасының уңъяк яры буйлап таралган. Зур булмаган калынлыкта гумус катламы (16–22 см), көлсу гумуслы-элювиаль катлам, аз структуралы туфрак агрегатлары белән характерлана. Бөтен җирдә, аеруча Бәрле–Чирмешән елгалары арасында соры урман туфраклары таралган. Алар өчен 28 см калынлыктагы гумуслы катламның соры төсе хас, өслегендә кремнезем сибелмәләре булган А2В горизонтының чикләвексыман структурасы ачык күренә. Субүләрләр сөзәклекләренең түбәнге өлешендә күбесенчә районның көнчыгыш өлешендә, ярмалы-чикләвексыман структуралы һәм А1 горизонтының шактый калын гумус катламлы (2430 см) караңгы-соры урман туфраклары формалашкан.

Кара туфраклар көлсу һәм селтесезләнгән астиплардан гыйбарәт. Нигездә Гөбенә елгасы үзәне сөзәклекләрен һәм Зөя елгасының тугай өсте террасаларын били. Югары гумуслы (7,5–8,5%), гумус горизонтының ярмалы структурасы белән аерылып тора һәм районның иң уңдырышлы туфраклары санала. Калкулыклы участокларда кәсле-карбонатлы туфраклар очрый, известьле токымнар чыгышына туры килә.

Зөя һәм Гөбенәнең комлы китерелмәләрендә кәсле-көлсу туфраклар барлыкка килгән. Елга тугайларында аллювиаль кәсле туенган туфраклар таралган.

Флора

Үсемлекләр капламы урманнар, болыннар, куаклыклар һәм авыл хуҗалыгы файдалану җирләреннән гыйбарәт.

Урманнар утраулар рәвешендә субүләр плато участокларында сакланган. Иң зур урман массивлары районның көньягында Бәрле – Чирмешән елгалары субүләрендә һәм көнбатышта Гөбенә елгасының уңъяк яр буенда урнашкан. Районның гомуми урманлылыгы 17,2% тәшкил итә. Киң яфраклы урманнар таралган, аларның беренче ярусында – имән һәм юкә, икенче ярусында өрәңге, карама һәм элмә агачлары үсә. Элек анда зур массивлар булып имәннәр үскән, алар Казанның тау имәнлекләре дип атала (имәннәрнең сакланып калган өлеше “Кайбыч имәнлекләре” табигать истәлеге буларак билгеләнә). Комлы елга террасаларына нарат урманнарының зур булмаган массивлары туры килә. Усак һәм өрәңге катнаш каен урманнары төп киң яфраклы урманнар урынында икенчел санала.

Елга тугайларында, чокырларда һәм сазланган участокларда зирек, тал, шомырт һәм башкалардан торган вак куаклыклар очрый.

Район территориясенең урмансыз җирләренең зур өлеше сөрелгән һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән. Табигый үләнле үсемлекләр капламы үзәннәр, ерымнар һәм сызаларның текә битләүләрендә генә сакланган, алар кыяклы-төрле үләнле болыннардан гыйбарәт.

Район территориясендә барлыгы көпшәле үсемлекләрнең 892 төре билгеле, аларның төрлелек коэффициенты 0,66 га тигез.

ТРның Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләре очрый: төнге миләүшә, Маршалл сәрдәнәсе, чын башмакчәчәк, кызыл серкәбаш, сары буяк.

Фауна

Кайбыч районы территориясендә урманнарда һәм ачык киңлекләрдә яшәүче хайван төрләре күп.

Имезүчеләрдән урманнарда поши, бүре, төлке, бурсык, сасы көзән, ак куян, гади тиен, җирән кыр тычканы яши. Далаланган участокларда тимгелле йомран, байбак, кыр тычканнары, ләтчә, үр куяны бар.

Урман кошлары арасында көртлек, урман күгәрчене, карчыга, колаклы ябалак, байгыш, соры карга, гади күке билгеле. Тирәк агачлары үскән урман полосаларында шәүлегән, көнчыгыш сандугачы, чикерткә нарат чыпчыгы, соры әрәмә чыпчыгы очрый. Ачык биотоплар өчен тәкәрлек, сары чәперчек, ак чәперчек хас.

Районда герпетофауна төрләреннән яшел гөберле бака, күл бакалары һәм очлы башлы бака, җитез кәлтә, тузбаш яши.

Кайбыч районының хайваннар дөньясында 273 төр исәпләнә.

Саклана торган территорияләр

Район территориясендә 7 аеруча саклаулы табигать территорияләре аерып билгеләнә:

Зур күл Каргалы авылыннан төньяктарак Чирмешән елгасы үзәнендә урнашкан. Су өслегенең мәйданы – 1,6 гектар. Күләме – 66 мең куб.м. Озынлыгы –150 м, иң зур киңлеге – 120 м, уртача тирәнлеге – 4,1 м. Күл карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы түгәрәк. Җир асты туенуы тотрыклы.

“Кайбыч имәнлекләре” табигать истәлеге – “Казан тау имәнлекләре” дип аталучы табигый имән урманнары сакланып калган ике участоктан тора, Кайбыч урманчылыгы составында. Билгеле булганча, XVIII йөздә Кайбыч имәннәре Казанның Адмиралтейство бистәсе төзелешендә актив кулланыла, йортлар төзү өчен Санкт-Петербургка чыгарыла. Мәйданы – 140,3 га. Имәннәр юкә, өрәңге, ара-тирә карама белән бергә үсә, биредә корычагач ареалының табигый чиге үтә. Аерым агачларның яше 100–150 гә җитә. Вак агачлардан урман зелпесе, сөялле кабар агачы, миләш һәм чикләвек куагы таралган. Кошларның 100 дән артык төре яши. ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре: кыр карчыгасы, сапсан, балобан, колаклы ябалак, сазлык ябалагы, соры ябалак, чал тукран, яшел тукран, соры гөберле бака, гади кара елан, болан коңгыз, зур имән кисмәне, төсен үзгәртүчән күбәләк. 1978– 1979 елдагы кышкы каты суыклардан имәнлекләр бик нык зыян күрә.

“Турминка урман дачасы” – Гөбенә елгасының уңъяк ярындагы урман участогы. Турминский авылы янында урнашкан. Мәйданы – 56,5 га. Нарат-каен урманнары – урман-дала зонасында беренче утыртылган нарат урманнарыннан (XIX йөз ахыры) санала. Урман эчендә икенче яруста имән һәм каен катыш табигый нарат урманнары формалашып килә. Үлән капламында урман һәм болын үсемлекләренең 40 тан артык төре үсә.

“Яңа Патрикеево поселогы янында күлләр комплексы” – Зөя елгасы үзәнендә иске елга юлы тибындагы күлләр. Озынлыгы – 1,5 км, иң зур киңлеге – 150 м. Мәйданы – 41,84 гектар. Ярлары сазланган. Агачсыман һәм куаксыман таллардан торган әрәмәлекләр белән капланган. Су тирәлегендә һәм колония булып яшәүче кошларның оя кору урыны. Гади акчарлак, кара акчарлак һәм ак канатлы акчарлаклар яши. ТРның Кызыл китабына кертелгәннәре: су тавыгы, зур саз шөлдие, кызылаяк, үлән шөлдие, болын карчыгасы, зур күлбога, кызыл корсаклы су үгезе.

“Зөя һәм Гөбенә елгалары тугайлары” – Гөбенә елгасы тамагыннан көньяктарак Зөя елгасының түбәнге агымында тугайлы урман-болынлы һәм сазлыклы биотоплар. Мәйданы – 133,49 гектар. Агачсыман һәм куаксыман таллы әрәмәлекләр, сазланган болыннар, зур булмаган сазлыклар һәм озынлыгы 1700 метр һәм киңлеге 100 метр булган иске елга юлы күле, нарат утыртмалары. Үсемлек һәм хайваннарның сирәк һәм юкка чыгучы төрләре өчен резерват булып тора. ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләре арасында кызылаяк, үлән шөлдие, ысылдык аккош, кызыл корсаклы су үгезе билгеле.

Икътисад

Бөек Ватан сугышы елларында районның колхоз хезмәтчәннәре (ул чорда 84 колхоз исәпләнә) Кызыл армиянең Җиңү фондына үзләреннән 1 млн 300 мең сум акча җыялар; ул акчага Казанның 22 нче заводында 42212 завод номеры белән бомбардировщик эшләнә һәм 1944 елның маенда тантаналы рәвештә “Кайбыч колхозчысы” исеме белән гвардия авиачасте экипажына тапшырыла.

Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешендә алып барыла. Авыл хуҗалыгы файдалану җирләре 72,4 мең гектар, шул исәптән сөрүлек җирләр – 56,5 мең гектар (2018 ел). Сабан бодае, уҗым арышы, солы, арпа, борчак, карабодай игелә.

Ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарык асрау үсеш алган. Барлык категория хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны – 21,5 мең баш, кошлар – 43,4 мең баш тәшкил итә.

6 авыл хуҗалыгы предприятиесе (“Ак Барс Кайбыч” һәм “Кайбыч имәнлекләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, “Кайбыч балык хуҗалыгы” акционерлык җәмгыяте һ.б.) һәм 21 крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли.

Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә урнашкан, Колаңгы тимер юл станциясе поселогында ашлык кабул итү предприятиесе бар.

“Кайбыч урман хуҗалыгы” эшли.

Юллар челтәре

Район территориясе буенча Ульяновск – Зөя тимер юлы, Казан – Ульяновск автомобиль юлы уза.

Мәгариф

Мәгариф системасында 24 гомуми белем бирү мәктәбе (шул исәптән 7 башлангыч, 10 тулы булмаган урта, 7 урта мәктәп), 19 балалар бакчасы, 3 өстәмә белем бирү учреждениесе (“Экология, мәдәният, мәгариф” мәктәптән тыш эшләр үзәге, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Балалар сәнгать мәктәбе) бар.

Мәдәният

Районда Мәдәният йорты, 38 авыл мәдәният йорты һәм клублары (алар каршында 98 төрле үзешчән халык иҗаты оешмалары эшли, шуларның дүртесе “халык” исемен алган), 30 массакүләм китапханә, музейлар бар: Галия Кайбицкая исемендәге музей, Кайбыч төбәге музее (икесе дә – Олы Кайбыч авылында), Сугышчан һәм хезмәт даны музее (Олы Урсак авылында).

16 мәчет (Олы Кайбыч авылында ике мәчет), 6 чиркәү, 4 гыйбадәтханә, 6 кәшәнә эшли.

Татар һәм рус телләрендә “Кайбыч таңнары” – “Кайбицкие зори” район газетасы чыга (1933–1963 елларда – “Колхоз бригадасы”, соңрак – “Авангард” һәм “Звезда”, 1993 елдан хәзерге исемдә).

Кайбыч районы территориясендә 60 тан артык археология истәлекләре табыла, нигездә табылдык урыны һәм авыллыклар (таш гасырдан Болгар һәм Алтын Урда чорларына кадәр), шулай ук Сатламыш шәһәрлегеннән (Казан ханлыгы чоры) тора.

XIX йөздә күп археология табылдыклары В.И.Заусайлов коллекциясенә эләгәләр.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау системасында Үзәк район хастаханәсе һәм поликлиника, дәвалау амбулаториясе, 30 фельдшер-акушерлык пункты, Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт (Фёдоровский авылында) бар.

Спорт

Спорт инфраструктурасы 77 спорт корылмасын үз эченә ала (шул исәптән 46 ачык спорт мәйданчыгы, Олы Кайбыч авылында “Салават күпере” йөзү бассейны белән спорт-сәламәтләндерү комплексы).

Күренекле кешеләре

Кайбыч районында туган күренекле шәхесләр:

  • Советлар Союзы Геройлары: А.Е.Кошкин, М.К.Кузьмин, И.М.Фёдоров;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары: Ә.Х.Борһанов, Б.Г.Гарифуллин, А.И.Евдокимова, Р.Г.Заһидуллин, Р.К.Кәлимуллин, А.Т.Сергеева, М.С.Турунтаева;
  • Дан орденының тулы кавалерлары: Т.Г.Нәҗметдинов, В.Р.Платонов, И.П.Субботин;
  • генералполковник: В.Я.Потапов;
  • генералмайорлар: И.Н.Мифтахов, Р.Г.Ногманов;
  • контрадмирал А.Я.Полковников;
  • сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре: Ш.С.Алкин, Ф.И.Калашников, Н.К.Краснов, А.И.Рәхмәтуллин, И.Ш.Рәхмәтуллин, Г.С.Сабиров, М.Төхвәтуллин, С.Х.Хәйруллин;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре: Н.К.Андреев, Л.А.Әхмәтова, З.Ш.Бәшири, Л.И.Бичарина, М.Р.Булатова, Р.Ә.Борһанов, Р.А.Гарәфетдинов, И.К.Капитонов, П.В.Маданов, А.П.Маслов, И.Е.Микусев, Ю.Е.Микусев, И.И.Поникаров, Ә.М.Сәгыйтов (Әбрар Сәгыйди), М.Ә.Сәгыйтов, Д.Р.Сираҗиев, А.А.Сластунин, М.Спирин (Михаил Минский), Ф.Р.Сундуров, В.В.Фёдоров, М.Б.Хәйруллина, Л.Г.Хәмиди, Ә.Г.Шамин, Җ.Х.Шәрәф һ.б.

Юкка чыккан торак пунктларда туган шәхесләр:

Шәүкәт Галиев (1928, Олы Бакырчы авылы – 2011) – ТРның халык шагыйре.

Әдәбият

Акмал Н. Иске Тәрбитнең яңа өметләре // Мәгърифәт. – 2005. – 21 май.

Арсентьева С. Надеждино живет не только надеждой // Республика Татарстан. – 2019. – 18 апр.

Асфандияров А.З. Аулы мензелинских башкир. – Уфа, 2009. – 598 с.

Вафина Т. Берлибаш. Грачи прилетели // Татарстан. – 2019. – № – села 82–85.

Галимов К. Җәбәли башкаласы // Шәһри Казан. – 2000. – 19 апр.

Галимов К. Г. Кайбыч таныклыгы. – Казан, [2010] – 435 б.

Галимов К. Эзле Чәчкаб. – Казан, 2004. – 331 б.

Галимов К. Ябалагым – якты ягым. – Казан, 2015. – 384 б.

Галимов К., Рәхмәтуллина Э., Мусина И. Бәрлебашы – чорлар юлдашы = Берлибаши в сердце моем. – Казан, 2013. – 344 б.

Галимов К. Иске Чәчкаб чәчәк нәселеннәнме // Шәһри Казан. – 2002. – 3 сент.

Гарипова Х. Кайбицы. Эпоха Ренессанса // Татарстан. – 2016. – № 4. – села 96–97.

Гарипова Х. "Кайбицкий колхозник" в небе над Берлином // Татарстан. – 2015. – № 5. – села 52–54.

Гарипова Х. Кайбыч тарихы ул – яңа Татарстан тарихы: Кайбыч районына 25 ел // Ватаным Татарстан. – 2016. – 19 апр.

Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан: 2 җилд. – Казан, 2001–2003.

Гарипова Ф. Авылларыбыз тарихы: Борнак, Борнаш, Борындык // Казан утлары. – 2007. – № 9. – Б. 172–175.

Гарипова Х. Кайбыч үсәргә тиеш // Ватаным Татарстан. – 2013. – 19 окт.

Гарипова Ф. История в названиях. – Казань, 1995. – 287 села

Гарипова Ф. Рухи башкалабыз: мәшһүр татар авыллары. – Казан, 2005. – 247 б.

Гарипова Х. Танымадым сине, Кайбычым! // Ватаным Татарстан. – 2015. – 22 апр.

Гыймадова Г. Авыл кайчан нык була? // Ватаным Татарстан. – 2015. – 18 февр.

Гыймадова Г. Ике авыл арасы... // Ватаным Татарстан. – 2014. – 6 май.

Гыймадова Г.Нинди авыл син, Борындык? // Ватаным Татарстан. – 2013. – 29 гыйн.

Данилов В. В. Хуҗа Хәсән – әби-бабайлар нигезе = Хозесаново – земля моих предков. – Казан, 2014. – 452 б.

Данилов В.В. Хуҗа Хәсән – минем гомер бишегем = Хозесаново – колыбель моя. – Казань, 2017. – 695 с.

Данилов В. К истории населенных пунктов кряшен Кайбицкого района РТ // Кряшенское историческое обозрение. – 2017. – № 2. – села 41–45.

Демина И. Кряшены не забывают о своих корнях // Республика Татарстан. – 2017. – 23 нояб.

Кайбицкий район. Мал золотник, да дорог! // Республика Татарстан. – 2014. – 19 апр.

Кайбыч = Кайбицы. – Казань, 2001. – [16 б.].

Карташова Л. "Мы родом от Ульянки" // Республика Татарстан. – 2013. – 16 мая.

Королёв Л.Л. Село Подберезье: Очерк учителя Логина Королёва. – Казань, 1887. – 8 с.

Малов А. М. Ностальгия по родным корням. – Казань, 2014. – 160 села

Малов А. Пути к истокам предков. – Казань, 2018. – 208 с.

Мөхәммәтшин Җ. Кайбыч зиратларындагы таш һәйкәлләр // Мәдәни җомга. – 2016. – 15 апр.

Мустафин М.Р. География населения и населённых пунктов Татарстана. – Казань, 1993. – 78 с.

Мустафин М. Р., Хузеев реке Г. Все о Татарстане: экономико-географический справ. – Казань, 1992. – 176 с.

Населённые пункты Республики Татарстан. – Казань, 1997. – 392 с.

Рафиков М. Татлы каен суыдай тансык // Мәдәни җомга. – 1999. – 1 окт.

Рәхмәтуллин А. Кайбычта – яңарыш җилләре // Ватаным Татарстан. – 2016. – 13 апр.

Рахматуллин А. Кайбицкая формула успеха: обещал - выполни! // Татарстан.– 2016. – № 4. – села 98–101.

Рахматуллин А.И. Симфония жизни возрожденного края // Республика Татарстан. – 2016. – 14 апр.

Республика Татарстан: Природа, история, экономика, культура, наука. – 2-е изд., доп. – Казань, 2015. – 193 с.

Сайкин Ш.Р. Туган ягыбыз тарихыннан сәхифәләр. – Казан, 2004. – 254 б.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX в.). – Казань, 1995. – 279 с.

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. – Казань, 1999. – 458 с.

Севастьянов И. Кряшены – язычники села Старое Тябердино: специфика бытования религиозной традиции в XXI веке // Кряшенское историческое обозрение. – 2016. – № 2. – села 69–77.

Список населенных мест Казанского уезда, с кратким их описанием. – Казань, 1885. – 20 с.

Субботкин А. Легенды и были села Турминское // Республика Татарстан. – 2012. – 3 апр.

Субботкин А. Вы шумите, шумите надо мною, березы… // Республика Татарстан. – 2013. – 26 нояб.

Субботкин А. Шелестят о чем-то листвою берёзы // Республика Татарстан. – 2005. – 23 июля.

Сункишев А. Голубые свитки Свияги. – Казань, 2010. – 180 с.

Сункишев А.Г. Югалган авыллар: Апас. Кайбыч. Кама Тамагы. Тәтеш = Исчезнувшие сёла: Апастово. Кайбицы. Камское Устье. Тетюши. – Казан, 2011. – 196 б.

Татарстан чишмәләре = Родники Земли Татарстана: Фотоальбом. – Казан, 2008. – 191 б.

Туган җирем – Кайбычым = Кайбицы – край мой родной. – Казан, 2007. – 656 б.

Фазылова Р. Чүтидә булдым әле! // Татарстан. – 2018. – № 4.– Б. 84–87.

Фатыйхова Э. Тарихны җуймаучылар авылында // Безнең гәҗит. – 2009. – 28 окт.

Хаялиев Р. Второе рождение Кайбицкого района // Местное самоуправление в Татарстане. – 2013. – № 1(март). – села 20–23.

Ханзафаров Н. Авыл атамаларында тарихыбыз // Мәдәни җомга. – 2009. – 28 авг.

Шерстнев Ю.Ю. Исследование истории села Большое Подберезье: Историко-познавательный сборник. – Казань, 2003. – 96 с.

Якушева Ф. Журавли "улетели", но обещали вернуться // Республика Татарстан. – 2016. – 25 авг.