1910 елда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Яңа Бәзәкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылдагы колхоз 1950 елда Варкләд (Әрем), Вольный Труд, Яңа Никольский, Яңа Бәзәкә, Иске Никольский, Яңавыл авылларын берләштергән Ленин исемендәге колхоз составына керә.

Халык саны

1920 елда – 41,
1926 елда – 31,
1938 елда – 92,
1958 елда – 73,
1970 елда – 39,
1989 елда – 8,
2002 елда – 5,
2010 елда – 2,
2015 елда – 2 кеше (руслар).