Тарихы

Авылга 1858 елда нигез салына.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук агачтан табак-савыт эшләү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1896 ел ) була. Авыл җәмәгатенең имана җире 822,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Иске Чыкалда волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Бима Көчек авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Красный Октябрь” колхозы оештырыла. Колхозда 6 җил тегермәне, кирпеч заводы, киндер мае җитештерү йорты, тимерче алачыгы, пилорама, 2 ат абзары, ферма була.

Хәзерге вакытта авылда “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Күренекле кешеләре

В.Н.Вахрин (1945 елда туган) – язучы, туган төбәге турында китап авторы, Удмурт Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре.

Халык саны

1887 елда – 655,
1905 елда – 1023,
1920 елда – 815,
1926 елда – 925,
1938 елда – 748,
1949 елда – 551,
1958 елда – 356,
1970 елда – 204,
1989 елда – 40,
2002 елда – 16,
2010 елда – 11,
2015 елда – 11 кеше (руслар, марилар).