- РУС
- ТАТ
Әрәнең уң кушылдыгы (Зөя елгасы бассейны).
Озынлыгы 15 км, бассейнының мәйданы 51 км2. Яшел Үзән районы территориясеннән ага. Норлат авылы янында ике елга (Олы Елга һәм Кече Елга) кушылган урын Булат елгасының башлангычы булып тора, тамагы Прибой поселогыннан 2 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 120 м, тамагыныкы – 55 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 13%.
Булат елгасының 1,8 дән алып 3,7 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,25 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Суы аз булганда урта һәм түбән агымда елга кибә. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа.
Суы ел дәвамында чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л га кадәр.
Булат бассейнында гомуми күләме 0,3 млн м3 булган 2 буа бар.
Су ресурслары сугару өчен кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.