Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан (икенче бер фикер буенча XVII йөзнең беренче яртысында нигезләнгән) билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда ике авыл – Керәшен Әлбәдәне һәм Рус Әлбәдәне буларак исәпләнә. Халыкның бер өлеше Олы Селәнгеш авылыннан (юкка чыккан авыл) күчереләә.

1861 елгы реформага кадәр халкы дәүләт һәм алпавыт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү, умартачылык, Казанда урман һәм икмәк белән сату итә.

XX йөз башында Керәшен Әлбәдәне авылында − чиркәү-приход мәктәбе (1868 елдан Изге Гурий борадарлеге мәктәбе), 3 вак-төякләр, 2 икмәк саклау-сату кибетләре; Рус Әлбәдәне авылында вак-төякләр, икмәк саклау-сату кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире − 497 дисәтинә, рус өлешендә 27 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Селәнгеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан − Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Күн авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Үрнәк” колхозы оештырыла, 1950 елда – Мичурин исем. колхоз (авылда үзәк утар урнаша), 1958 елдан − “Марс” колхозында (үзәк утары − Күн авылы), 1979 елда (башка мәгълүматларга караганда, 1980 елда) − Гаврилов исем. колхозга, 1997 елда Гаврилов исем. авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативына (2004 елга кадәр эшли) үзгәртелә.

Хәзер “Гаврилов исем. агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Муллагалиев” шәхси эшмәкәр фермасы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1940 елларда уку өе эшли.

Хәзер авылда фельдшер-акушерлык пункты, Троица Живоначальный кәшәнәсе (2016 елдан, иганәче А.М.Мураткин акчасына салына). Кәшәнә баганасы бар.

2020 елда, Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван һәм Илья Богомоловлар йортына мемориаль такта куела. 2009 елда авылда Герой П.М.Гаврилов истәлегенә стела төзелә, 2010 елда П.М.Гаврилов исем. музей (экспозициясе XX йөз башы керәшен татарларның көнкүрешенә, П.М.Гаврилов тормышы һәм эшчәнлегенә багышлана) ачыла. 2019, 2021, 2022 елларда музей территориясендә “Әлбәдән” сугыш уеннары” Бөтенроссия фестивале (Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын тарихи реконструкцияләү) уза. 2022 елда П.М.Гаврилов бюсты куела.

Авыл янында археология истәлеге – Әлбәдән табылдыгы (бронза дәвере, Баланово культурасының атликасы этабы) ачыклана.

Авылдан 1 км төньяк-көнчыгыштарак Норма елгасының тамагы урнашкан.

Күренекле кешеләре

П.М.Гаврилов (1900–1979) – Советлар Союзы Герое, майор, Гражданнар һәм совет-фин сугышында катнаша, аның исеме Брест, Казан, Краснодар шәһәрләре һәм Питрәч авылы урамнарына бирелә.

Халык саны

1782 елда – 151 ир заты;
1859 елда – 332,
1897 елда – 688,
1908 елда – 676,
1926 елда – 680,
1949 елда – 677,
1958 елда – 676,
1970 елда – 579,
1979 елда – 393,
1989 елда – 190,
2002 елда – 109,
2010 елда – 91,
2020 елда – 60 кеше (татарлар).