Биографиясе

1958 елның 10 декабрендә БАССРның Бүздәк районы Иске Актау авылында туган.

Уфа сәнгать училищесен тәмамлаганнан соң (1982), Алабуга район башкарма комитетының мәдәният бүлегендә рәссам булып эшли; Менделеевск шәһәрендәге химия заводында керәч җитештерүне сафка бастыра.

1985 елдан Татарстан сәнгать фондының Чаллы сәнгать-җитештерү участогында эшли, 1990 елда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең иҗат остаханәләрен оештыру өчен Алабугага күчерелә.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1994).

Иҗаты

Алабугадагы әйдәп баручы рәссамнарның берсе. Иҗат юлын керәчтән декоратив көнкүреш әйберләре ясаучы буларак башлый. Металл тозларын (көмеш, бакыр), маян, төсле ялтыравык кулланып, ирекле әвәләү һәм әүвәлге хәленә кайтаручы яндыру техникасында шамоттан һәм чүлмәк балчыгыннан эшләнгән уникаль күргәзмә декоратив савыт-сабалар, вазалар, тәлинкәләр, кувшиннар авторы: «Шәһәрлек», «Май киче», «Курай» кувшиннары (барысы да – 1992), «Суык су» (1986), «Болгар» (1987) комплектлары; диварга эленә торган монументаль-декоратив композицияләр: Уфа шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сарае интерьерындагы «Күлләвек» рельефы, Алабуга бала тудыру йортындагы (1989), Китап йортындагы (1990) «Ел фасыллары» рельефлары; Алабуга балалар бакчалары интерьерларындагы күләмле-фәзаи композицияләр һәм декоратив вазалар (1988, 1992), Алабугадагы җамигъ мәчет фасады өчен бизәкле чынаяк кирпеч (кулдан эшләнгән гипс калыбы, 1993).

1980 еллар ахырыннан күбрәк тематик жанрдагы станлы нәкышь өлкәсендә нәтиҗәле эшли, максатына ирешүдә татар халык сәнгатендәге колоритлы һәм декоратив системалардан, фольклор образы символларыннан файдалана.

Төп әсәрләре: «Даруханә» (1989), «Борынгы шәһәр» (1993), «Чишмә башы» (1996), «Япанчы. Дала сакчысы», «Ханзадә алмасы» (икесе дә – 2002); күчмә сәнгать күргәзмәсе өчен «Күчмә төргәкләр – habar» сериясе (2006), «Алабуга легендасы» (2007) картиналар сериясе, «Дала җыры», «Кызлар тавы» (икесе дә – 2009).

Соңгы елларда Р.М.Сәлахов, дизайнер буларак, Алабугадагы М.Цветаева әдәби музее (2005), Н.Дурова музей-утары (икесе дә – 2006), Туган якны өйрәнү музей комплексы, В.Бехтеров исемендәге өяз медицинасы музее (икесе дә – 2007), сәнгать галереясы (2008), Арчадагы «Казан арты» тарих-этнография музее (2009) интерьерларын бизи. Алабуга җамигъ мәчетенең намаз залы интерьерын, Алабуга шәһәре территориясен гомуми төзекләндерү проектлары авторы.

Күргәзмәләре

Республика (1982 елдан), бөтенроссия – «РСФСРның 16 автономияле республикасы» (Мәскәү, 1971), «Алтын палитра» (Саратов шәһәре, 2007), бөтенсоюз – «Рәссамнар – халыкка» (Мәскәү, 1986), бөтентатар – «Татарт» (С.-Петербург – Казан, 1991), халыкара – «Күчмә төргәкләр – habar» (Мәскәү, Әнкара, Конья шәһәре, Казан; 2006–2007) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәсе Казанда 2008 елда оештырыла.

Р.М.Сәлахов әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгында, Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгында, шәхси тупланмаларда саклана.

Әдәбият

Шаһиева Р. «Кызыл матәм» // Казан утлары. 2004. № 10.

Султанова Р.Р. Искусство новых городов Республики Татарстан. Казань, 2001.

Рабис Саляхов: Буклет к персональной выставке. Казань, 2008.

Фадеев Г. Сказочник из Елабуги // Рампа. 2008. № 12.