Тарихы

Авылга 1553 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Ишкильдино, Щеколдино исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук самала кайнату, чыпта-кап сугу, сәүдә эше кәсепчелеге тарала.

1893 елгы мәгълүматлар буенча, авылда бакырчылар һәм кургаш йөгертүчеләр, 1894–1896 елларда – тимерчеләр, 1897 елда – мич чыгаручылар, сәгать төзәтүчеләр, аяк киеме тегүчеләр, итек басучылар, тегүчеләр, алтын һәм көмеш әйберләре эшләү осталары, 1900 елда зәргәрчеләр эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1694,2 дисәтинә тәшкил итә.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында авыл халкы Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.

1773 елда авыл аша П.С.Паллас җитәкчелегендә академик экспедиция уза.

XIX йөзнең икенче яртысында авыл янында поташ заводы эшли.

1855 елгы мәгълүматлар буенча, Тәбәрледә мәктәп була, анда 13 ир бала һәм 10 кыз бала укый. 1899 елда ике мәктәптә 50 ир бала һәм 50 кыз бала укый.

1902 елда мулла Н.Җәләлетдинов башлангычы белән авылда мәдрәсә төзелә, анда 102 шәкерт укый; 1904 елда мулла Ш.Бикчурин башлангычында икенче мәдрәсә өчен бина төзелә. Земство тарафыннан мәдрәсәдә китапханә ачу өчен акча бүлеп бирелә.

XIX йөз башында авылда 2 мәчет (1915 елгы мәчетнең бинасы сакланган), 2 мәктәп, 2 мәдрәсә, 2 су тегермәне була. 1910 елда – земство рус-татар мәктәбе, 1911 елда мәктәп каршында китапханә ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Тәбәрле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Авыл “Коммунизмга” колхозының үзәк утары санала.

1935 елда авылда балык хуҗалыгы оештырыла.

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Тәбәрле” бүлегендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1933 елда башлангыч мәктәп– җидееллык (икенче мәчет бинасында урнаша), 1960 елда – сигезьеллык (1963 елда мәктәп музее оештырыла), 1975 елда – урта (яңа бина төзелә), 2015 елдан тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1989 елдан, 1919 елдан клуб буларак эшли, 1937 елдан Җамигъ мәчете бинасында урнаша, соңрак үзгәртеп корыла; 1980 елда яңа бина төзелә), китапханә (1917 елда уку йорты эшли, 1969 елда аерым агач бина төзелә, 1989 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1932 елдан), авыл тарихы музее эшли (1963 елдан, оештыручысы – Х.А.Абдуллин).

2005 елда мәчет төзелә.

Мәдәният йорты каршында “Сүнмәс дәрт” үзешчән сәнгать коллективы, драмтүгәрәк эшли.

Авыл территориясендә пионерга һәйкәл куелган.

Икенче гильдия сәүдәгәр Д.Йосыпов йорты сакланган. 1996 елга кадәр беренче гильдия сәүдәгәр Л.Вахитов йорты да була.

Авыл тирәсендә 1919 елда колчакчылар тарафыннан атылган совет хакимияте тарафдарларының туганнар каберлеге бар.

Авыл янында дәвалау балчыгы чыганагы табыла.

Күренекле кешеләре

Л.М.Зиннәтуллина (1941 елда туган) – ТРның атказанган терлекчесе, Ленин ордены кавалеры;

Р.Ф.Мәрданов (1964 елда туган) – филология фәннәре кандидаты, төбәкне өйрәнүче, Әгерҗе районы тарихы китабы авторы.

Халык саны

1744 елда – 59 ир-ат;
1859 елда – 324,
1887 елда – 560,
1905 елда – 682,
1914 елда – 898,
1920 елда – 883,
1926 елда – 869,
1938 елда – 1056,
1958 елда – 544,
1970 елда – 498,
1989 елда – 357,
2002 елда – 282,
2010 елда – 262,
2015 елда – 264 кеше (татарлар).