Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Даташуран исеме белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чыпта-кап сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, тегермән эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 370 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Сарсак-Умга авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Хәзерге вакытта авылда “Сарсак-Умга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли. Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Авылда РФ Генераль прокуроры урынбасары, Дәүләт Думасы депутаты, РФнең атказанган юристы Э.А.Вәлиевнең (1950 елда туган) балачагы уза.

Халык саны

1763 елда – 28 ир-ат;
1859 елда – 120,
1887 елда – 127,
1905 елда – 176,
1920 елда – 246,
1926 елда – 257,
1938 елда – 295,
1958 елда – 173,
1970 елда – 152,
1989 елда – 92,
2002 елда – 48,
2010 елда – 39,
2015 елда – 38 кеше (татарлар).