Тарихы

1869 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Серсак исеме белән искә алына.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук балта эше, сәүдә итү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 453,8 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда башлангыч мәктәп, китапханә була.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан –ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Сарсак-Умга авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Передовик” колхозы оештырыла. 1971 елдан “Победа” колхозы составында.

Хәзерге вакытта Сәрдәле территориясендә “Сарсак-Умга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Халык саны

1887 елда – 178,
1905 елда – 263,
1920 елда – 381 (Куран авылы белән),
1926 елда – 227,
1938 елда – 219,
1958 елда – 114,
1970 елда – 59,
1989 елда – 9,
2002 елда – 8,
2010 елда – 3,
2015 елда – 6 кеше (руслар).