- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әгерҗе районындагы авыл. Әгерҗе шәһәреннән 28 км көньяк-көнбатыштарак, Сарсак елгасы буенда урнашкан
XVI йөз уртасында нигез салына, 1625 елгы чыганакларда телгә алына. Революциягә кадәрге чыганакларда Серсак, Чирсак, Шурсак исемнәре белән билгеле.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук олаучылык, чыпта-капчык сугу кәсепчелеге тарала.
XX йөз башында авылда мәчет (беренче мәчет 1743 елда җимерелә, яңадан төзелә), мәдрәсә (Д.Гобәйди башлангычы белән XIX йөз ахырында ачыла), мәктәп (1817 елда ачыла), земство рус-татар мәктәбе була.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1333,1 дисәтинә тәшкил итә.
1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән –Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.
Хәзер Кодаш авыл җирлеге составына керә.
1928 елда авылда 1 май колхозы оештырыла. 1934 елда Калинин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. Хәзерге вакытта авыл территориясендә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.
Ф.К.Әхмәтҗанова (1961 елда туган) – биология фәннәре докторы, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә профессор;
Д.Гобәйди (1873–1919, авыл зиратында җирләнә) – шагыйрь, тәрҗемәче;
Зәитовлар – (?) – сәүдәгәрләр һәм меценатлар.
1762 елда – 56 ир-ат;
1859 елда – 226,
1887 елда – 452,
1920 елда – 662,
1926 елда – 667,
1938 елда – 522,
1958 елда – 170,
1970 елда – 121,
1989 елда –14,
2002 елда – 7,
2010 елда – 6,
2015 елда – 1 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.