Тарихы

XVII йөза хырында нигез салына. Шулай ук Яланоч исеме белән дә билгеле.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба-башкортлар һәм дәүләт крәстияннәре катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, колмак үстерү, балыкчылык, тукучылык, дегет ясау һәм чабата үрү кәсепчелеге тарала. XIX йөзнең икенче яртысыннан авылда кирпеч сугалар.

1868 елда рус-татар мәктәбе ачыла (бер ел чамасы эшли, 3 укучы укый). 1897 елда дүрт сыйныфлы рус-башкорт земство мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 3 мәчет, мәдрәсә, мәчет каршында мәктәпләр, 2 су тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 6977 дисәтинә тәшкил итә.

1919 елның апрелендә авыл Колчак гаскәрләре тарафыннан басып алына, алар авыл советы һәм хәерчеләр комитеты әгъзаларын рәхимсез җәзалыйлар.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка губернасының Сарапул өязе Исәнбай волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Исәнбай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930–1954 елларда авылда машина-трактор станциясе эшли. 1968 елда кирпеч заводы ачыла.

1929 елда ”Җитәкче” колхозы (беренче рәисе – Г.Насыйров) оештырыла, 1931 елда Яковлев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, соңрак Фрунзе исемендәге, “Комбайн”, Микоян исемендәге колхозларга бүленә, 1950 елда колхозлар Фрунзе исемендәге колхозга берләштерелә, 1960 елда “Рассвет” колхозы итеп үзгәртелә.

1995 елдан   “Чулпан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2006 елдан  “Ак Барс (Ак Барс – Әгерҗе) холдинг компаниясе” филиалы бүлеге, 2016 елдан “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, “Дуслык” авыл хуҗалыгы кулланучылар катнаш кооперативында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Исәнбай зонасында нефть чыганакларының зур запаслары табыла. Хәзерге вакытта монда 250 нефть скважинасы бар.

Мәгариф һәм мәдәният

1920–1930 елларда авылда җидееллык мәктәп, клуб, китапханә эшли. 1929 елда беренче пионерлар отряды оештырыла.

1951–1952 елларда мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә (1973 елдан яңа бинада).

1982 елда мәктәптә Исәнбай авылы тарихы музее ачыла (оештыручысы – ТАССРның атказанган укытучысы Ф.Н.Зарипова).

1930 еллар башында – почта бүлекчәсе, 1936 елда – балалар бакчасы, 1939 елда участок шифаханәсе ачыла.

1930 елда мәчетләр ябыла.

Хәзер авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, амбулатория, аптека, ветеринария участогы, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын куркынычсызлыгы бүлеге, мәдәният йорты (1926 елдан), китапханә (1924 елдан), мәчет (1997 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Өмет” үзешчән сәнгать коллективы эшли.

Авыл территориясендә волость идарәсе бинасы сакланган – XX йөз башы эклектика стилендәге гражданнар архитектурасы истәлеге (Х.Тютеев йорты, 1917 елда төзелә).

Күренекле кешеләре

Г.Х.Әхтәмова (1941 елда туган) – тарихчы, язучы, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы;

Л.К.Бәйрәмова (1935 елда туган) – тел галиме, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

С.Ш.Латыйпов (1920–1945) – М.Җәлил көрәштәше;

Р.С.Мухьянов (1958 елда туган) – “Татарстан Республикасы күперләре” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры;

А.А.Низамов (1954 елда туган) – шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы;

Г.Г.Ризванов (1904–1939) – журналист, “Кызыл Татарстан” газетасының җаваплы мөхәррире.

Халык саны

1859 елда – 810,
1890 елда – 1650,
1920 елда – 2323,
1926 елда – 2089,
1938 елда – 2046,
1949 елда – 1565,
1958 елда – 1312,
1970 елда – 1593,
1989 елда – 1117,
2002 елда –1001,
2010 елда – 977,
2015 елда – 961 кеше (татарлар).