Балык Бистәсе районы территориясендә, Куйбышев сусаклагычының уңъяк ярындагы Шомбыт елгасының түбән агымында урнашкан. Урманнар.

Мәйданы 12,5 мең га. 1963 елда кондыз популяциясен торгызу максатында оештырыла.

Аучылык фаунасының төр составы: поши, кабан дуңгызы, кондыз, төлке, селәүсен, сусар, Америка чәшкесе, ондатра, бурсык, ак куян һәм үр куяны, тиен, сасы көзән, көртлек, боҗыр, су кошлары.