Тарихы

Авылга XVI йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чыпта-кап сугу, сәүдә эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (мәгълүматлар буенча, авылдагы беренче мәчет хакимиятләр карары буенча 1743 елда җимерелә), мәктәп (1809 елдан мәгълүм) эшли.

1905 елда мәчеттә имам булып шагыйрь Д.Г.Гобәйди тора, ул мәчет каршында мәдрәсә ачтыра һәм шунда укыта.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1172,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан,  1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кодаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Тау” колхозы оештырыла. 1990 елда Горький тимер юлының “Магистраль” ярдәмче хуҗалыгы булдырыла (якынча 10 ел эшли), аннары “Кызылъяр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә күчерелә.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Авылда “Җәүһәрия” мәчете (2007 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ю.Н.Хәлиуллин (1936 елда туган) – дипломат, шәркыятьче, Евразиянең Халыкара икътисад академиясе мөхбир-әгъзасы;

Ф.Г.Шәехов (1937–2001) – шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1744 елда – 94 ир-ат;
1887 елда – 450,
1905 елда – 535,
1920 елда – 676,
1926 елда – 382,
1938 елда – 346,
1958 елда – 151,
1970 елда – 120,
1989 елда – 33,
2002 елда – 40,
2010 елда – 32,
2015 елда – 31 кеше (татарлар).