Тарихы

1810 елларда Нарядово авылыннан (башка исеме – Ожгихино) күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәр авыл ике торак пункттан тора: Иске Чыкалда һәм Починок Ильинский.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, киез-киез итек басу, чабата ясау, тимерчелек, сумала кайнату кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Изге Николай Чудотворец чиркәве (1875 елдан), чиркәү-приход мәктәбе (1875 елдан), аяк киеме тегү һәм тимерчелек остаханәләре (1909 елдан), базар эшли.

1897 елда – авылда умартачылар җәмгыяте, 1908 елда Алабуга земствосы башлангычында аграр тәҗрибә участогы оештырыла.

1911 елда земство мәктәбе ачыла (1911 елда – өч сыйныфлы, 1913 елда биш ел уку срогы белән ике сыйныфлы итеп үзгәртелә).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1035,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елгы янгында 98 йорт яна.

Гражданнар сугышы елларында 1919 елның язында авыл территориясендә Колчак гаскәрләренә каршы хәрби сугыш хәрәкәтләре уза. Һәлак булучылар Красный Бор авылы туганнар каберлегенә җирләнә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Иске Чыкалда волосте үзәге. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Иске Чыкалда авыл җирлеге үзәге.

1918 елда авылда волость башкарма комитеты оештырыла. Волость составына Иске Чыкалда, Яңа Чыкалда, Ильинский, Кадрәк, Арзамасцево авыллары һәм алпавыт Чигвинцев, Глухов, Сапожников, Баранов, Зәетовларның хуторлары керә.

1926 елда Иске Чыкалда авыл җыены карары белән Чыкалда елгасы агымы буенча ике өлешкә бүленә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Якорь” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.И.Филиппов). 1944 елда Чапаев исемендәге (Иске Чыкалда авылы) һәм Чкалов исемендәге (Ильинский поселогы) колхозларга бүленә. 1959 елда электр станциясе төзелә.

1960 елда Иске Чыкалда авылы колхозы белән Кадрәк авылы колхозы берләштерелеп, “Дружба” колхозы оештырыла. 1988 елда “Дружба” колхозыннан “Кадрәк” колхозы аерылып чыга. 1998 елдан “Русь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Хәзерге вакытта халкы күбесенчә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте филиалында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда өлкәннәр өчен кичке мәктәп ачыла, Бөек Ватан сугышы елларында – җидееллык, 1975 елда – урта, 2008 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (1998 елда балалар бакчасының яңа бинасы төзелә) итеп үзгәртелә. Мәктәптә төбәкне өйрәнү музее бар.

Авылда Изге Николай Чудотворец чиркәве бинасы сакланган, анда 2008 елга кадәр авыл клубы урнаша.

Элекеге чиркәү-приход мәктәбе бинасында авыл җирлегенең башкарма комитеты бинасы, клуб, китапханә урнаша. Клубта “Сударушка” үзешчән сәнгать коллективы эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл территориясендә Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл-монумент куела (1967 ел).

Саклау һәм Иске Чыкалда авыллары арасында “Изге чишмә” төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

Ф.Т.Краснопёров (1922–2008) – терапевт, фтизиатор, медицина фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1887 елда – 812,
1905 елда – 800,
1920 елда – 952,
1926 елда – 934,
1938 елда – 541,
1949 елда – 713,
1958 елда – 620,
1970 елда – 651,
1989 елда – 461,
2002 елда – 370,
2010 елда – 346,
2015 елда – 314 кеше (руслар).