Тарихы

Авыл 1622 елдан мәгълүм. 1920 елларга кадәр Мазарасты дип атала.

XVII–XIX йөзләрдә халкы дәүләт крәстияннәре, асаба башкортлар, типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сумала кайнату, күмер яндыру һәм көнлекчелек кәсепчелеге тарала.

XIX йөз ахырында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, ярма яргыч һәм дуплау бинасы була. Авылда сәүдәгәр Садыйк Ибраев яши, ул Иваново ситсысы белән сәүдә итә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1545 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Сарапул өязе Исәнбай волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Девәтернә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда колхоз оештырыла.

 “Нариман”колхозы 1958 елда К.Маркс исемендәге колхоз (Нарат авылы) белән “К.Маркс исемендәге колхоз” га берләштерелә, 1992 елдан “Игенче” колхозы, 1994 елдан “Игенче” крәстияннәр берләшмәсе”.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында, пилорамада эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда мәчет манарасы киселә, башта аның бинасына – клуб, соңрак ашлык амбары урнаштырыла.

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – җидееллык, 1963 елда – сигезьеллык, 1985 елда – урта (1989 елда яңа бина төзелә), 2015 төп мәктәп итеп үзгәртелә.

Бу мәктәптә шагыйрь, композитор, журналист Л.К.Айтуганов (1935–1964) укый, 2004 елда мәктәпкә аның исеме бирелә, укучылар арасында аның исемендәге стипендия булдырыла.

Авылда балалар бакчасы, китапханә, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, урманчылык хуҗалыгы, мәчет (1999 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Х.А.Абдуллин (1926–1989) – ТАССРның атказанган укытучысы;

Л.Г.Имамова (1964 елда туган) – ТРның Югары мәхкәмәсе судьясы;

Р.Г.Сахиева (1954 елда туган) – ТРның Конституция мәхкәмәсе рәисе урынбасары, ТРның атказанган юристы;

Ә.М.Шәмсетдинов (1946–2003) – инженер-технолог, техник фәннәр докторы, профессор.

Халык саны

1762 елда – 46 ир-ат;
1834 елда – 371,
1859 елда – 727,
1890 елда – 944,
1926 елда – 1424,
1938 елда – 1514,
1949 елда – 710,
1958 елда – 1024,
1970 елда – 921,
1989 елда – 655,
2002 елда – 546,
2010 елда – 469,
2015 елда – 406 кеше (татарлар).