Социаль система хезмәтләрен гадел бүлү мәсьәләсе, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә, теләсә кайсы җәмгыять өчен кискен мәсьәлә булып тора. Мәкаләдә гаделлекнең социаль һәм базар модельләре тикшерелә. Әлеге модельләр гражданнарның теоретик карашларында һәм социаль билгеләмәләрендә ярашырга һәм бер-берсенә каршы килергә мөмкин. Бу шул исәптән эшсез гражданнарның кайбер категорияләре тарафыннан мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын өлешчә түләү мөмкинлеге турында мәсьәлә.

Мәкаләдә Татарстан һәм Мари Республикалары халкы һәм сәламәтлек саклау оешмалары өлкәсендә белгечләр арасында тирәнтен сораштыру алымы белән җыелган сәламәтлек саклауда гаделлекне ачыклаулар эчтәлеге тикшеренүләренең кайбер нәтиҗәләре китерелә. Белгечләр, шулай ук белгеч булмаганнар арасында күрсәтелгән чараның гаделлекне каршылыклы аңлаулар турында нәтиҗә ясала. Массакүләм анкета сораштыру ярдәмендә дистрибутив һәм либераль характерда сәламәтлек саклауда гаделлек турында социаль аңлауларның җәелдерелүен тикшеренүләр перспективасы күрсәтелә.

Сылтама ясау өчен: Савельева Ж.В., Мухарямова Л.М. Либеральный и дистрибутивный дискурсы справедливости государственного здравоохранения: социальные представления о принципах оказания медицинских услуг неработающим гражданам // Научный Татарстан. 2017. №2. С.60–65.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Савельева Жанна Владимировна, социология фәннәре докторы, доцент, Казан (Идел буе) федераль университеты, e-mail: gedier@mail.ru;

Мөхәррәмова Ләйсән Мөҗип кызы, сәясәт фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университеты, e-mail: edu-prorector@kazangmu.ru