Өйрәнү

1960 елда О.Н.Бадер тарафыннан Турбаслы культурасы буларак аерып чыгарыла. Соңрак археологлар Е.Н.Черных һәм С.В.Кузьминых аңа Гарино-Бор культурасы дигән исем бирәләр.

Татарстанда Гарино-Бор культурасының истәлекләре 1970–1990 елларда Р.С.Габәшев, П.Н.Старостин һәм башкалар тарафыннан тикшерелә.

Үзенчәлекләре

Хуҗалык итү һәм мәдәни яктан караганда, Гарино-Бор культурасы Волосово культурасына якын тора.

Халкы табигать нигъмәтләрен җыю, балык тоту, аучылык белән көн күргән.

Торулыклары күбрәк елга үзәннәрендә урнашкан.

Дүртпочмаклы тораклар яртылаш җиргә иңдереп салынган, аларның уртасында учаклар, эчләрендә азык-төлек саклау базлары булган.

Таштан эш һәм сугыш кораллары (шомартылган бәлҗәләр, өтерге, балта, ук һәм сөңге очлыклары һ.б.) ясау зур үсеш ала.

Гарино-Бор культурасының халкы бакыр койган (бакыр эретү мичләре, металл кою калыплары, бакыр безләр, бизәнү әйберләре һ.б.); бакыр катнаш комташны эретеп металл җитештергән.

Савыт-саба әүвәл казан рәвешле, соңрак тигез төпле итеп ясалган, балчыкка вакланган бака кабырчыгы кушылган.

Гарино-Бор культурасы фин-пермь кабиләләре тарафыннан калдырылган дип фараз ителә.

Татарстанда Гарино-Бор культурасы истәлекләре

Татарстанда Гарино-Бор культурасының истәлекләре Мөслим районының Мәлләтамак, Рус Шуганы авыллары янында һәм башка урыннарда табыла.

Әдәбият

Бадер О.Н. Поселения турбинского типа в Среднем Прикамье // Материалы и исследования по археологии СССР. 1961. № 199;

Габяшев Р.С., Старостин П.Н. Памятники волосовско-турбинского типа в Икско-Бельском междуречье // Лесная полоса Восточной Европы в волосовско-турбинское время. Йошкар-Ола, 1978.

Автор – Р.С.Габәшев