1994 елда дәүләтнеке булмаган югары уку йорты буларак ачыла, исемнәре үзгәрә, 2016 елдан – хәзерге исемдә. Уку йортын оештыручы һәм беренче ректоры В.Г. Тимирясов исемен йөртә. Университет филиаллары Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә эшли.

Югары уку йорты составында түбәндәге факультетлар эшли: икътисад, юридик; психология һәм педагогика; менеджмент һәм инженер бизнесы; сервис, туризм һәм җәмәгать туклануы продуктлары технологияләре; шулай ук көллият; бизнес-белем; социаль-икътисадый үсеш; социаль фәлсәфә; коррупциягә каршы көрәш институтлары. Университет урта һөнәри һәм югары белем бирүнең 46 төп программасын гамәлгә ашыра. 2014 елдан дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләүне гамәлгә ашыру; инклюзив белем бирүнең дәвамчан системасын булдыру һәм үстерү буенча федераль инновацион мәйданчыклар статусына ия. 2017 елда университетның туризм өлкәсендә төбәк мәгариф мәйданчыгы статусында эшчәнлеге үсеш ала.

2018/2019 уку елында вузда 12,9 мең студент, 400 дән артык фәнни-педагогик хезмәткәр исәпләнә.

 «Актуальные проблемы экономики и права» журналы, «Вести университета» газетасы басыла.

Ректорлары: В.Г.Тимирясов (1994–2016), А.В. Тимирясова (2016 елдан).