Биографиясе

1919 елның 15 мае, хәзер Түбән Новгород өлкәсенең Кормыш районы Ворониха авылы — 1998 елның 5 мае, Казан.

1936–1980 елларда Казан йортлар төзү комбинатында эшли: ташчы (1939 елдан), монтажчы (1962 елдан), монтажчылар бригадиры (1964 елдан).

1971–1980 елларда Хабаров җитәкләгән бригада берничә тапкыр «СССР Сәнәгать төзелеше министрлыгының иң яхшы бригадасы» исеменә лаек була.

Герой исеме төзелештә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен бирелә.

КПССның XXI съезды делегаты (1959).

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Куделькин В.И. Социалистик хезмәт герое, ташчы А.А.Хабаров портреты. 1960

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Кузьмин В. Хабаров Андрей Александрович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–78 гг.): Док. очерки. К., 1980. Кн. 1; 

Исламов И.И. Созидатели. К., 1983; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.