Эчтәлек

1838 елда архитектор П.Г.Пятницкий проекты буенча классицизм стилендә сәүдәгәрләр Г.А. һәм Д.А.Поляковлар акчасына төзелә. Койма һәм капкалары 1842 елда архитектор Ф.И.Петонди проекты буенча корыла. 1902 елда архитекторлар В.Гесте, В.Морган тарафыннан реконструкцияләнә. Храмның интерьеры архитектор П.В.Тихомиров проекты буенча яңартыла.

Кама елгасының биек ярында урнашкан, шәһәр манзарасын калку итеп күрсәтә. Соборның территориясе тоскана ордерындагы цилиндрлы колонналарга беркетелгән чүкелгән тимер койма белән әйләндереп алынган. Храм кирпечтән, хач рәвешендә биш гөмбәзле итеп төзелгән. Бер катлы ашханә аша көнбатыш яктан чиркәү алды баскычы белән чаң манарасы тоташкан. Храмның көнчыгышындагы апсида ике кыеклы түбә астындагы турыпочмаклы күләм рәвешен алган. Төньяк һәм көньяк фасадларның үзәге буенча өчпочмаклы, түбән фронтонлы, ике кыеклы түбә астында ионик ордердагы, дүрт колонналы портиклар чыгып тора. Храм фасадларындагы колонналар ионик ордердагы пилястраларга тәңгәл килә; аттиклы билдәү, портиклар кебек, кронштейнлы кәрниз белән төгәлләнгән. Ярымтүгәрәк гөмбәз зур яктылык барабаны өстендә тора. Аның әйләнәсендәге як-ягына яктылык тәрәзәләре уелган биек барабаннарга шундый формадагы 4 гөмбәз урнашкан. Үзәк барабан коринф ордерындагы пилястралар белән бүлгәләнгән, һәм аны төп өлешләре ярымкултыксалы, рельефлы парапетлар белән эшләнгән, архивольтлы, а´ркалы биек тәрәзәләр яктырта. Соборның турыпочмаклы биек тәрәзәләре яссы, а´ркалы куышлар эченә батырылган һәм ионик ордердагы пилястралар белән бизәлгән. Куышлардагы тимпаннарда, фронтоннардагы портикларда, фризларда әвәләп ясалган декор урын алган.

1936 елда собор ябыла, 1990 елда кабат диндарларга кайтарыла. 1930 еллар ахырында сүтелгән биш яруслы чаң манарасы 2002 елда яңадан торгызыла.

Әдәбият

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. К., 1999.

Авторлар — Х.Г.Надыйрова, Е.В.Липаков