Биографиясе

1935 елның 30 декабре, Казан — 2025 елның 10 августы, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1959), Казанның 7 нче интернат-мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

1961 елдан Казан университетында, рус теле тарихы һәм тел белеме кафедрасы мөдире (1979–2008).

Варшава (Польша, 1976–1979), Лейпциг, Гиссен (Германия, 1989–1990, 1992, 1994), Гранада (Испания, 1997–1999) университетларында лингвистика курслары алып бара.

Хезмәтләре рус әдәби теленең сүз ясалышы, стилистикасы һәм семасиологиясе тарихына карый.

«Рус телендә сүз ясалышы» («Русское словообразование», 1985), «Рус телендә сүз төзелеше һәм орфография» («Структура слова и орфография русского языка», 1993) һ.б. дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре авторы.

Хезмәтләре                                  

Русское историческое словообразование: Теоретические проблемы. К., 1987;

Сопоставительное словообразование и формообразование русского и польского языков: Имя существительное. К., 1990 (автордаш);

Русское и славянское словообразование. К., 2011.