Биографиясе

1925 елның 19 августы, Балык Бистәсе районы Бәтке авылы – 1994 елның 8 июле, Казан шәһәре.

Казан сәнгать училищесенең театр бизәлеше бүлеген тәмамлый (1950). Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1952). 1950–1985 елларда Татарстан Күчмә театрының баш рәссамы.

Иҗаты

Театр репертуарындагы спектакльләрнең барысы да диярлек – татар драматургиясе әсәрләре, чит ил, рус, совет авторлары пьесаларын кертеп – аның тарафыннан бизәлә. М.Шамхаловның «Каенана» (1962), С.Алешинның «Палата» (1963), Т.Закировның «Урман егете» (1964), Ю.Әминовнең «Умырзаялар» (1964), К.Гольдониның «Кызык хәл» (1964), Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1965), М.Шәрифуллинның «Агайлар» (1966), Т.Закировның «Яучы» (1966), М.Горькийның «Мещаннар» (Бөтенроссия драма, музыкаль һәм балалар театрлары спектакльләре смотры дипломы, 1967) әсәрләре буенча куелган һәм «Үзебез сайлаган язмыш» (Т.Миңнуллин, 1973), «Сары чәчәк ата көнбагыш» (А.Гыйләҗев, 1974) спектакльләренә декорацияләр – аның иң уңышлы хезмәтләреннән.

Баландин үзен спектакльнең төп идеясен киңрәк ачу мөмкинлеге бирүче нәкышь-сәхнә остасы буларак таныта. Республика театр рәссамнары күргәзмәләрендә (1964, 1970), төбәкләрдәге театр рәссамнарының иҗат семинарында (Мәскәү, 1957) катнаша.

Әдәбият

Татар дәүләт драма һәм комедия театры. Казан, 1980.