Тарихы

Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ  йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1432,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Зур Фролово волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Түбән Наратбаш авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Кызыл Нур» колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән «Коммунизм» колхозы составына керә, 2001 елда «Алга» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2003 елдан «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 ел) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Зур Кырлаңгы I, II, III, IV, V авыллыклары (Имәнкискә культурасы), Зур Кырлаңгы шәһәрлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Ч.Г.Хәсәнов (1939–1997) – ветеринария эпизоотологы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Җ.С.Хөсаенов (1953 елда туган) – галим-агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 92 ир заты;
1859 елда – 697,
1908 елда – 1327,
1920 елда – 1146,
1922 елда – 1130,
1926 елда – 677,
1938 елда – 573,
1949 елда – 389,
1958 елда – 325,
1970 елда – 409,
1979 елда – 382,
1989 елда – 221,
2002 елда – 156,
2010 елда – 150,
2015 елда – 134 кеше (татарлар).